Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Казанның хәләл кафелары һәм рөхсәт ителгән продуктларның мобиль белешмәлеген төзеде

Татарстан мөфтиятенең “Хәләл” стандарты буенча комитетында “ProHalal” мобиль кушымтасы эшләнде. Бу – хәләл җәмәгать туклануы урыннары, хәләл һәм хәрам кушылмалары һәм азык-төлек өстәмәләренең мәгълүмати белешмәлеге. 

Гади генә әйткәндә, белешмәлек мөселманнарга Татарстандагы күпсанлы хәләл кафе һәм рестораннарны табарга, теге яки бу ашамлыкны, составына карап, куллану-кулланмау турында мөстәкыйль рәвештә карар кабул итәргә ярдәм итәчәк. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мобиль кушымта сынау рәвешендә эшли, аны ясаучылар кулланучылардан тәкъдимнәр көтә. Кушымтаның сыйфатын яхшырту буенча фикерләрне берничә кыска сорауга җавап биреп юлларга мөмкин.

Хәзерге вакытта мобиль кушымтаны бары Android операцион системасында эшләүче смартфоннарга гына йөкләп алырга мөмкин. Ул Нәзарәтнең “Хәләл” стандарты буенча Комитет сайтында бирелгән. Кушымтаны урнаштыру өчен сайттагы күрсәтмәләрне үтәргә кирәк. Киләчәктә мобиль версия Google Play һәм RuStore-да чыгачак. Аны (сезнең смартфоннардагы барлык кушымталар кебек үк) гадәти ысул белән йөкләргә һәм яңартып торырга мөмкин булачак. Шулай ук iPhone өчен версия эшләнә.


Фикер өстәү