Полиция хезмәткәрләре Казан үзәгендә бер ир-атны пычак белән чәнчеп үтергән кешене эзлиләр

Төнге сәгать икедә Черек күл янындагы паркта үтеп баручылар пычак белән яраланган ир-атның гәүдәсен табалар. Табылганда ир исән була, тиз арада полиция һәм ашыгыч ярдәм табиблары килеп җитә.

«Татар информ» агентлыгына билгеле булганча, аркасына өч тапкыр пычак белән кадалган 39 яшьлек ир реанимациядә үлә.

Хәзерге вакытта хокук саклау органнары үтерүчене табу һәм тоткарлау буеча эш алып бара.


Фикер өстәү