Путин тоткарлау көчләрен махсус режимга күчерергә кушты

Россия президенты Владимир Путин тоткарлау көчләрен махсус хәрби дежурлык режимына китерергә кушты. Бу хакта Путин оборона министры Сергей Шойгу һәм Генераль штаб башлыгы Валерий Герасимов белән очрашуда белдерде.

«НАТО әйдәп баручы илләренең югары вазыйфаи затлары безнең илгә карата агрессив фикерләр белдерә, шуңа күрә оборона министрына һәм Генераль штаб башлыгына Россия армиясенең тоткарлау көчләрен махсус режимга күчерергә боерам», — диде Путин (ТАСС буенча цитата).

Оборона министрлыгы бастырган оборона өлкәсендә терминология буенча белешмә нигезендә, тоткарлау стратегик көчләре Россия армиясе көчләренең хәрби куәтенең нигезе булып тора һәм Россиягә һәм аның союздашларына каршы агрессияне тоткарлау өчен билгеләнә. Стратегик көчләр исемлегенә атом коралы да керә.


Фикер өстәү