Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдиновның улы Рөстәм сөйгән ярын гадәти булмаганча кияүгә чакырган. 19 яшьлек егет кул һәм йөрәк тәкъдимен Яр Чаллыда боз ярышлары буенча «Салават кубогы»нда ясаган.
Тәкъдим күпсанлы шаһитлар — узышчылар һәм җанатарлар каршында яңгыраган. Рөстәм тезләнеп, кызга балдаклы тартма сузган. Кыз исә, ризалык биреп, елап җибәргән. Ярышларны алып баручы вакыйганы «чын ир-ат адымы» дип шәрехләгән.