Америкада Владимир Путинның популярлыгы рекордлы дәрәҗәгә җиткән

Россия Президенты Владимир Путинның АКШтагы популярлыгы 2020 елдан бирле рекордлы дәрәҗәгә җиткән. Бу хакта “КП” Newsweek хәбәренә таянып яза.

YouGov халыкара аналитик интернет-компаниясе мәгълүматлары буенча, 2023 елның беренче кварталында Россия дәүләте башлыгының америкалылар арасындагы популярлыгы 21% тәшкил иткән. Моңа кадәр – 15% чамасы булган. Махсус хәрби операция башлангач, бу сан арткан.

Моңа кадәр American Thinker басмасы, америкалыларның күпчелеге Владимир Путин кебек ил башлыгына ия булуларын тели, дип язган. Белгечләр Россия Президентының популярлыгы үсүнең ике сәбәбен атый. Беренчедән, америкалылар үз иле һәм үз халкы турында кайгыртучы Путинның лидерлык сыйфатларына соклана. Икенче сәбәбе АКШ халкының бүгенге лидерлары Байденга ышанмауларыннан гыйбарәт.


Фикер өстәү