Физәния белән Флүс Шамиловлар: «Яратып кавыштык та, бүгенгәчә мәхәббәт ялкынын һич киметмичә гомер кичерәбез»

Әгерҗе районы Кырынды авылыннан Физәния белән Флүс Шамиловлар – гел игелекле гамәлләр кылып, кешеләргә ярдәм итеп, сөендереп, үзләре дә шуның әҗерен күреп, матур яшәүче үрнәк парларның берсе.

Алар гел бергә. Бер авылда туып-үсәләр, бер сыйныфта укыйлар.  Флүс армия хезмәтендә чакта гына  ике елга аерылып торалар.

– Армиягә озаттым да, көтеп тә алдым. Кайтышлый ук, өенә кергәнче, безнең капкага кагылды ул. Әнә шулай бер-беребезне яратып кавыштык та, бүгенгәчә мәхәббәт ялкынын һич киметмичә гомер кичерәбез. Өйдә мәхәббәт хуҗа булгач, бәхет касәбез гел тулы. Һәр иртәм сөекле иремнең аркамнан сөеп, битемнән үбеп, «хәерле иртә!» дигән сүзеннән башлана, – дип балкып тора  Физәния ханым.

Хәзер үзләре гаилә корып, икешәр бала үстерүче кызлары Фирзәнә, Гөлзинә, Илзидә дә: «Безне тату гаиләдә, ярату һәм кайгырту тоеп, кызым, дип кенә иркәләп үстерделәр. Әти-әни гаиләсе – безнең өчен матур үрнәк», – диләр.

Бәхетле парга матур гаилә төзү серләре яхшы таныш. Аларның беренчесе ярату булса, икенчесе – ике якның өлкәннәрен дә чын күңелдән олылау. Физәниянең әтисе, җиде баласын калдырып (иң олысына 15 яшь чакта), бакыйлыкка иртә күчкәнлектән, каенатасына авыз тутырып «әткәй» дип дәшә алуына сөенеп туя алмый яшь килен. Каенанасы белән дә бик тиз уртак тел таба. Яшьләр өй салып башка чыксалар да, өлкәннәр киленнәреннән һәрчак кадер-хөрмәт күреп яшиләр.

– Мич ашлары пешергәндә, үзебез ашаганчы, суынганчы дип, велосипедыма утырып, әткәй белән әнкәйгә илтә идем. Алар калдырган хәер-дога да бәхетле яшәтә безне, – ди Физәния, тату гаиләнең тагын бер сере белән уртаклашып. Физәниянең әнисе дә, гомер буе кияве һәм кызының ярдәмен күреп, ихтирамын тоеп яши.

Гадәттә, өйнең нурлы, табынның мул булуы – хуҗабикәгә, каралты-кураның тәртиптә, абзардагы терлек-туарның сау булуы хуҗа кешегә бәйле. Шамиловларда нәкъ менә шулай.

– Бакчабыз зур. Андагы бөтен авыр эшне аты белән Флүс эшли. Күпләп үгезләр үстерәбез, аларны да үзе карый, – ди Физәния, җәмәгате белән горурланып.

Горурланырлыгы да бар. Хуҗалыктагы ат белән үзләренең генә түгел, авылдашларының да бакчаларын сөрә, бәрәңгеләрен өя һәм казып бирә, тирес тә түгә Флүс. Зиратны тәртиптә тотуга өлеш кертә, авылдашларны соңгы юлга озатудан да читтә калмый. Үзләреннән ерак түгел чишмәне дә, җиренә җиткереп, үзенә хас зур җаваплылык белән карап тора. Мал сую кебек җаваплы эштә дә күп авылдашларының уң кулы ул.

Физәния генә түгел, Флүс тә горурлана хәләл җефете белән:
– Физәния  матурлыкны ярата. Йортыбыз тирәсе иртә яздан чәчәкләргә күмелә. Күңел җылысын биреп, җырлый-җырлый үстерә ул аларны. Мин белә-белгәннән бирле сәхнәдә булды, җыр-моң ярата. Ул – аш-су остасы, булдыклы хуҗабикә. Бик тырыш, һәрчак ачык йөзле, кунакчыл, кешелекле, ипле, тәртипле, ярдәмчел, – ди.

…Капка төбендәге матур кое янында, гөл-чәчәкләр арасында урын алган үз куллары белән ясаган пар аккош шушы гаиләнең символы булып тоелды. Тормыш дилбегәсен нык тотучы алтын куллы гаилә башлыгы Флүс һәм хатын-кызның бөтен асыл сыйфатларын үзенә туплаган хуҗабикә Физәниягә алтын, зөбәрҗәт, бриллиант туйларын да бергәләп бәйрәм итәргә язсын.

Асия КОРБАНГАЛИЕВА

 


Фикер өстәү