Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча, Менделеевскида 3 көндә барлык йортларны йөреп чыгарга җыеналар

Менделеевскида махсус комиссия райондагы барлык йортларны йөреп чыгачак. Әлеге район башлыгы Радмир Беляев шундый боерык биргән. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов биргән күрсәтмәне алар өч көн эчендә үтәп чыгарга җыеналар.

Комиссия оператив рәвештә график төзи. Чарада авыл җирлеге башлыклары, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм социаль яклау органнары вәкилләре катнашачак.

Район Башкарма комитеты мәгълүматлары буенча, күп балалы гаиләләр яши торган барлык йортларда янгын турында хәбәр итү җайланмалары урнаштырылган, өйдән-өйгә йөргәндә аларның торышын  тикшерәчәкләр.

Кичә Тукай районында бер йортта янгында җиде кеше һәлак булды, шул исәптән дүртесе – балалар.

Рөстәм Миңнеханов хокук саклау органнары белән иртәнге киңәшмә вакытында район башлыкларына янгын куркынычсызлыгы буенча эшне көчәйтергә, аерым алганда, һәр йортка кереп профилактик әңгәмәләр үткәрергә һәм кешеләргә иминлек чараларын үтәү кирәклеген аңлатырга боерды.

Авыл халкы: “Көпә-көндез җиде кеше янып үлсен әле!”


Фикер өстәү