Авыл халкы: “Көпә-көндез җиде кеше янып үлсен әле!”

Бүген көндезге бер тулып киткәч, Тукай районының Сәет авылында коточкыч янгын чыга. Авылдашлары шок хәлендә. Бөтен кеше аптырашта.

– Алар сигез кеше бер йортта яши иделәр. Әниләре Гүзәлия, улы, кызы, кияве, оныклары белән бергә торды. Уллары Ильмир өйләнмәгән иде әле. Ә менә кызлары Ильмира мәктәпне тәмамлауга кияүгә чыгып куйды. Айнур белән матур гына яшиләр иде алар. Дүрт балалары булды. Ике зурысы коррекцион мәктәптә укый иде. Өченче сабый быел шул мәктәпкә укырга барасы булган. Кечесенә 5 яшьләр тирәсе генә әле, – ди исемен әйтергә теләмәгән авылдашлары. – Гаиләне имин булмаган дип тә әйтәләр. Әмма без аны-моны сизмәдек. Шулай да авыр яшәгәннәрен беләбез. Бик кызганыч хәл. Сабыйларның әниләре Ильмира тавык ашатырга дип чыккан булган. Шул арада ничек йортларына ут капкандыр. Бу ачы хәсрәткә ничекләр түзәр инде. Бер мизгелдә әниең, балаларың, энең, иреңне югалту бит! Шушы хәлне ишеткәч, бөтенләй өнсез калган идек. Ничекләр чыдар ана йөрәге?

Гөлгенә Шиһапова


Фикер өстәү