Янгынның сәбәбен тикшерүчеләр ачыклый.
Әлмәт районының Түбән Мактама бистәсендәге йортта янгын чыккан. Хәбәр 21 июньдә көндезге сәгать икедә килә.
Ут 72 квадрат мәйданны, шул исәптән йортның түбәсен дә ялмап ала. Янгын сүндерү вакытында йортта бер ир гәүдәсе табыла.
Янгынның сәбәбен район күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге инспекторларына ачыклаячак.
Моңа кадәр Тукай районының Сәет авылында янгын чыгып, 7 кешенең гомере өзелгән иде.