Җәй чорда ризык белән агуланган кешегә ничек ярдәм итәргә?

Көтеп алган җәй еш кына төрле чирләр белән дә истә кала. Бигрәк тә пычрак куллар аша эләккән йогышлы авырулар, агулану очраклары еш очрый. Андый чакта ни эшләргә? Җәй чорда ризык белән агуланган кешегә ничек ярдәм итәргә? Табиб-терапевт Гөлназ Шәйдуллинаның бу уңайдан киңәшләрен тәкъдим итәбез.

– Ризык белән елның теләсә кайсы вакытында агуланырга мөмкин. Әмма җәйге чорда андый аянычлы очраклар ешрак күзәтелә. Бу аңлашыла да. Җәй көне  ризыклар бик тиз бозыла. Хәтта суыткычта сакланганнары да вакытыннан алда ашарга яраксызга әйләнергә мөмкин. Шуңа күрә җәй көне ризык сатып алганда, бигрәк тә яшелчә-җиләк җимеш сайлаганда аеруча игътибарлы булырга кирәк. Аларның тышкы кыяфәтенә, исенә, төсенә аеруча игътибар итәргә кирәк. Анда кителгән, бозылган, черегән урыннар булмаска тиеш. Кайткач, сатып алган яшелчә, җиләк-җимешләрне агып торган суда яхшылап юарга кирәк. Кисеп, яртылаш сатылган җиләк-җимешләрне бөтенләй читләтеп үтү хәерле.

– Ризык белән агуланган кешенең, иң беренче чиратта, күңеле болгана башлый. Ул коса, эче китә, башы авырта, температурасы күтәрелә. Дөрес, бу билгеләр күп кенә башка чирләр вакытында да күзәтелергә мөмкин. Шуңа күрә алда телгә алган үзгәрешләрнең берсе генә булса күзәтелсә дә, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итегез.

– Ризык ашап агуланган кешегә ничек ярдәм итәргә? Иң беренче аның ашказанын юдырырга кирәк. Моның өчен аңа рәттән ике стакан су эчертеп, костыралар. Аннары аңа 10 килограмм гәүдә авырлыгына бер төймә исәбеннән активлаштырылган күмер эчертәләр. Эч йомшарта торган дару, клизма ясау да ярдәм итәчәк.

– Агуланганда организм бик күп су югалта. Шуңа күрә кешенең хәле бераз уңайлангач, аңа мөмкин кадәр күп итеп чиста су эчертергә кирәк. Газы чыгарылган минераль су да эчәргә мөмкин. Полисорб кебек сорбентлар да ярдәм итәчәк. Берничә көн дәвамында диета саклап, җиңелчә тукланырга да туры киләчәк. Ризык белән агуланган кешегә ашказанын, эчкәләрне ярсыта тора ризыклар ашаудан тыелып торырга кирәк. Бу чорда боткалар, майлы булмаган шулпа, куе чәй эчү, сохари ашап тору хәерле.

– Җәйге чорда агулану, төрле инфекцияләр йоктырудан саклану өчен, кулларны да даими рәвештә юарга кирәк. Шунысын да онытмагыз: җәй көне кайнатылган су яки шешәдәге суны гына эчү яхшырак. Билгесез чыганаклардан су эчүдән сакланыгыз.

Җәен агулану ихтималын арттырган азык-төлек исемлеге

Җебегән туңдырма – алтынсу стафилококк бактерияләре үрчү өчен менә дигән җирлек.

Суши, ролларны ясаганда кулланылган балык эсседә бик тиз бозыла. Суши, роллны өйгә китерткәндә бу курыныч тагын да арта. Аны тиешле температура режимы сакланган махсус букчада алып килмәгән булулары да бар.

Карбыз. Дымлы урында сакланган яки өлгермәгән килеш вакытыннан алда өзеп алынган карбыз белән дә агуланырга мөмкин.

Яшел тәмләткечләр – паразит суалчаннар белән эчәк таякчыгы бактериясенең иң яраткан урыны. Шуңа күрә яхшылап юмаган очракта файдалы дип саналган яшел тәмләткеч ашап та агуланырга була.

Бакча җиләге авыз суларын китереп, әллә кайдан үзенә җәлеп итеп торган иң пычрак җиләк санала. Ник дигәндә, агулы пестицид һәм нитритларны бик яхшы сеңдерә ул. Моннан тыш аңа шул ук паразит суалчаннар, бактерияләр ияләшкән булуы да бар. Бакча җиләге читтән кайтарылган очракта аны, алда әйтелгәннәргә өстәп, химикатлар белән дә эшкәртәләр.

Баллы ризыкларның эчлегендә кулланылган май эсседә бик тиз бозыла. Ачылган торт, пирожныйны хәтта суыткычта да 36 сәгатьтән артык сакларга ярамый.

Сатып алынган шашлык. Җәй көне үзең сатып алган иттән, үзең маринадлап ясаган шашлык кына куркыныч тудырмый. Сатып алынганы бик куркыныч. Төрле тәмләткечләр ярдәмендә иске, хәтта бозылган иткә дә яңа сулыш өрергә мөмкин. Шаурма һәм кебаб исә ит сыйфатыннан бигрәк, ясалу рәвеше белән куркыныч. Тиешенчә пешеп бетмәгән очракта алар бактерияләр үрчү өчен менә дигән җирлек тудыра.

Динә Гыйлаҗиева

 


Фикер өстәү