Үзем сынадым: Гемморойдан котылдым

Озак еллардан бирле геморройдан интегәм. Даруханәдән алган шәмнәр вакытлыча гына ярдәм итә. Күптән түгел түбәндәге рецептны табып, кулланып караган идем, файдасын күрдем. 100 г даруханәдә сатыла торган яшь имән кайрысы, 1 кап лавр яфрагы, 1 уч сары мәтрүшкә, 1 уч бөтнекнең барысын да бергә бутап, 10 л суда кайнатырга, аннары томаларга кирәк. Икенче көнне аны сөзеп, шушы суда утырасы булачак. Суның җылылыгы тән температурасыннан артмаска тиеш. Анда күпме озак утырсаң, шулхәтле әйбәтрәк. Бу процедураны 10 көн эшләргә кирәк.

Әлфия Ибраһимова


Фикер өстәү