Торт пешерүче Сәлимә: «Кешене кире бора алмыйм»

Сәлимәне күрми китмәгез! Әтнә районының Түбән Бәрәскә авылына баргач, әнә шулай дип киңәш бирделәр. «Ул пешергән ризыкларның тәмлелеген белсәгез! Бөтен кеше Сәлимәдән пешертә», – диделәр.

Арча районының Иске Кырлай авылыннан ул. Ире белән тормышлары барып чыкмагач, ике баласын ияртеп, сеңлесе Рушания янына Түбән Бәрәскәгә килә. «Киявебез Хәмит белән авыр чакларда бик ярдәм иттеләр. Терәк булдылар. Шөкер, тормышны яңадан корып яшәп киттем», – ди Сәлимә Низаметдинова.

Балачактан ук мич тирәсендә кайнаша ул. Ә торт пешерүчеләрне беренче тапкыр телевизордан күрә. Алар аны матур итеп бизәгәндә, их, шулай итеп эшлә идең, дип әйтеп куя. Фәрештәләрнең амин дигән вакытына туры килгән, күрәсең, ул сүзләр. Бүген Сәлимә ханым торт кына түгел, никахка, туйга чәкчәк, бавырсак, кош теле, урама, безе, талкыш кәләвә пешерә. Кирәк икән, пар казларны да бизәп бирә. Кыскасы, авылдашлары нинди йомыш белән килә, юк дими. Без килгәндә дә торт пешергән чагы иде.

– Хәзер ризык пешерүнең берние юк. Кибет тулы кирәк-ярак бар. Элек йомырка агын күпертер өчен ярты көн болгатып утырыр идең. Хәзер тиз генә миксер белән эшләп куясың. Яратып эшләгәч, барысына да өлгерәсең. Иң мөһиме – алучылар рәхмәт әйтә. Алар риза булгач, мин шат кына. Акчасы да комачау итми, – ди ул. – Мине хөрмәт итеп, эшләп бирмәссеңме дип килгән кешене ничек борасың инде? Мин ризыклар пешергәндә ял итәм. Әле бит күңелемнең борчылып торган мәле. Улым махсус хәрби операциядә. Аның исән-имин кайтуын көтәм. Пешергәндә, бераз гына булса да, дөнья хәлләрен онытам. Бар күңелемне биреп эшлим. Шуңа да мин пешергәнне яраталардыр инде.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү