Казанда бер хатын-кыз, “попутка”да башка шәһәргә бармакчы булып, 50 мең сум акчасыннан коры калган

Ул махсус сервис аша “попутка” табып, йөртүчене күрмәгән килеш кенә акча күчергән.

Казанда яшәүче бер хатын-кыз, башка шәһәргә барып кайтмакчы булып, хәләл акчасыннан коры калган. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләп үткәннәр.
Әлеге ханым махсус сервис аша “попутка” табарга булган. Үзенә кулай тәкъдим күреп, машина йөртүче белән элемтәгә кергән. Йөртүче аңа мессенджер аша урын броньлау өчен сайтка сылтама җибәргән. Ханым, сайтка кереп, банк картасы реквизитларын күрсәткән һәм юлга түләгән.

Түләп бетерүгә, счетыннан 50 мең сум акча юкка чыккан, ә йөртүче элемтәгә керми башлаган. Шуннан соң гына ул, алдануын аңлап, полициягә мөрәҗәгать иткән.

Полиция бүлегендә урлау буенча җинаять эше кузгатканнар. Хәзер җинаятьчеләрне эзлиләр.


Фикер өстәү