«Светик, приветик!» «ВТ»ның кассир-бухгалтеры Светлана Афонинага 55 яшь тулды

Редакция коридорына аяк басуга җырлый башлавым арына алмаслык бер чиргә әйләнеп бетте бугай инде. Светлананы күргәч, тавышыма аерым бер төсмер бирәм, кайчак көйне дә бераз бозам. Моны махсус эшлим, чөнки Светлананың тәнкыйте үзе бер кызык. Шулай кыланып җырлаганымны ишетүгә, мине оялта башлый: «Үз җырларыгызны ник бозасың, Риман абый, как тебе не стыдно!» – ди. Аннан соң: «Ну-ка, еще раз спой эту песню, но только пой нормально!» – дип, яннан китми торырга мөмкин.

Светлана Афонина бездә кассир-бухгалтер булып эшли, «ВТ»да бердәнбер рус кешесе ул. Әмма без аның башка милләтнеке икәнен тоймыйбыз да. Мин дә аңа кайчак онытылып китеп татарча сорау бирәм, ә ул русча җавап бирә һәм мин кайсы телдә аңлашканыбызны да онытып җибәрәм. «ВТ» кызларыннан берсе миңа: «Света татарча да белә ул, сөйләшми генә, бер мәртәбә үпкәләткәннәр аны. Татарча аңламый дип, үзе барында кыек сүз әйткәннәр. Шуннан соң тел яшерә торган булып калган», – дигән иде. Светаның үзеннән төпченмәдем инде, неудобно булыр, дидем. Тик аның телгә бик сак каравын беләм. Ана телен санга сукмаганнарны җене сөйми аның. Татарстанда яшәп, татарча сөйләшмәгән татарларга шакката ул. «Как так можно!» – ди. Мондый хәл аның башына сыймый.

Бер елны редакциядә Яңа елны каршылап, матур гына бәйрәм оештырдык. Камал театрыннан газетабызның дусты Әсхәт Хисмәтовны да чакырган идек. Баянчы улы Булат белән килде ул, матур-матур җырлар башкарды. Аннан соң «Галиябану» спектакленнән бер күренеш уйнап күрсәтмәкче булды. «Үзем Хәлилне уйныйм, кайсыгыз Галиябану ролен башкарырга тели?» – диде. Бездә, кем әйтмешли, бер көтү кыз, әмма Галиябану булып уйнарга теләүче табылмады. Шунда Света: «Сама буду играть», – димәсенме?! Менә дигән итеп уйнады Света, бу күренеш бәйрәмебезнең иң матур бизәкләреннән берсе булды дисәм дә, ялгышмыймдыр.

Тагын бер кызыклы хәл: мин Светаның «ВТ»да кайчаннан бирле эшләгәнен белмим. Әйтерсең лә без гомер буе бергә. Мондый хис иң якын кешең турында уйлаганда гына туадыр, мөгаен. Мин Светлананың гаиләсе турында да берни белмим дияргә була. Минем өчен ул уңган-булган кыз – Светик. Исәнләшкәндә дә, Светик, приветик, дим. Аның бүген, ягъни 29 июльдә туган көне икәнен дә онытып җибәргәнмен. Ярый әле хезмәттәшләрем исемә төшерде: «Светигыңны котларга онытма», – дип тә куйдылар.

Менә шулай, Светик, туган көнең белән сине! Хезмәттәшләрең дә, әлбәттә инде, мин дә бүген 55 яшь тулуын да искә алып, сиңа ике «5»ле куябыз.

Приветик, дорогая Светик!

Риман абыең.


Фикер өстәү