Марат Әсфәндияров: Базардан кавын-карбыз сатып алып ашаганыбыз юк

Быел Алексеевск районының Зур Тигәнәле авылында яшәүче Марат Әсфәндияровның кавын, карбызлары бик мулдан булган. Үстергән карбызлары хәтта 18 килограммга кадәр җиткән, тик тәме буенча анысы кечерәкләреннән калыша, ди оста бакчачы.

– Карбызны, парник ясагач, 4 ел элек утырта башладык без. Быел башка төрле сорт та утыртып карадык. Анысының җимешләре зур түгел, ләкин тәмлерәк, тыгызрак, авыррак. Пычак очы тиюгә үк шартлап ачылып китә торган. Кабыгы да калын түгел, 3-4 мм тирәсе генә, – ди ул.

Аның сүзләренчә, карбыз өлгерер өчен 85-95 көн кирәк. Өлгергәнлеген төптәге мыекчасы кибүдән дә чамалап була, ди. Сабагыннан өзеп алгач та, шунда ук ашамыйлар әле. Атна-ун көн сабыр итеп торалар. Бу вакытта карбызны ара-тирә әйләндергәләп, селкеткәләп торалар.

– Карбызларны быел апрель башында утырткан идем. Тик теплицага чыгару белән үк суыклар булды да, туңдылар. Бик әрнедем инде шуңа. Кызганыч булды. Шуңа күрә кабат утыртырга туры килде. Менә инде анысы да өлгерде. Беренче җимешләрен август башында авыз иттек, – ди Марат Әсфәндияров.

Шулай итеп, быел оста бакчачы теплицасында 30лап данә кавын, 8 карбыз үстергән.

– Соңгы елларда безнең базардан кавын-карбыз сатып алып ашаганыбыз юк. Үзебезгә дә, балалар-оныкларга да җитә. Күбрәк алар өчен дип үстерәбез әле. Беренче җимешләрне дә алар белән бергә авыз итәргә дип көтеп торабыз. Теплицага килеп керүгә кавын исе борынга килеп бәрелә. Помидор, борычлар кып-кызыл, матур булып утыра. Күңелле бит! Элек кара бөрлегән урманда үсә торган иде, тик анысы бик вак була иде. Берничә ел элек анысын да үзебездә үстерә башладык. Безнеке бик эре. Анысын да бабалар бик яратып ашый, – ди Марат Әсфәндияров.

Кавынның кохозницага охшаган сортларын үстерә, моннан тыш, берничә төп “Торпедо” кавыны да бар.

– “Торпедо” уңышы күп булмый, бер төптән икәү өлгерә торгандыр. Быел әлеге кавынның 3, 5 килограммлыларын үстердек. Ә колхозница уңышны күп бирә.    Карбызны да бер төпкә икене генә калдырырга тырышам. Шуннан артыгы кирәкми, – ди Марат Әсфәндияров.

– Үстерер өчен карбыз көйсезрәк кебек тоела миңа, – дип сүзгә кушылды хуҗабикә Гөлфия ханым. – Су һәм җылы кирәк инде аңа. Ел да мул уңыш бирмәскә мөмкин.

Гөлфия ханым мәктәптә укытучы булып эшли, өйдә дә кырыкмаса кырык якка чәчелеп ята торган эше җитәрлек. Шуңа күрә бакча, теплица эшләре өчен гаиләдә  Марат абый җаваплы.

– Минем һәр көнем сәгать 3тә башлана, – ди ул. – Кышын да, җәен дә шулай. Торып, чәй эчкәч үк теплицага чыгып китәм. Кимендә бер сәгать шушында эшләп алам. Чөнки һәр нәрсәнең үз җае һәм үз вакыты бар. Җимешләрен карап йөргәндә, авыз иткәндә генә рәхәт. Хезмәт салынмаса, берни дә булмый. Хәер, мин шушы җирдән энергия, күңелгә тынычлык алам. Җирдә эшләргә яратам.

Теплица кергәч, һәр җирдәге тәртип, пөхтәлек күзгә ташланды. Марат абыйның помидорлар, борычлары да бик уңган. Үзләре күп, үзләре эре.

– Уңышның төп сере – тирестәдер, дип уйлыйм. 2*2 метр мәйданга ике чиләк ике-өч ел черегән тирес кертәм. Ә җир артык биегәеп китмәсен өчен, аның өске катламдагы туфрагын бераз алам. Моннан тыш, мин көзен урманнан ике капчык нарат күркәсен алып кайтып, тирес белән бергә мотоблок белән эшкәртем чыгам. Аның файдасы барлыгына шуннан инандым: көзен помидор, борыч тамырлары шул күркәне тулысынча чорнап алган булалар. Димәк, аңарда кирәкле матдәләр күп. Аннан соң арадан һава да йөри. Ә борычка килгәндә, бер төптә дүрт яшелчә булса, шул җиткән. Артыгы кирәкми.

Ул төрле тәҗрибәләр дә ясап карый икән. Әйтик, озынча сары помидор белән кызыл помидорны серкәләндергәч, бик тәмле, үзенчәлекле тәмле, итләч помидор өлгергән. Менә шулай, һәр эшләгән эшләреннән тәм һәм ямь табып, рәхәт итеп яши Әсфәндияровлар.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү