Гөлҗиһан урынына Барби: Печән базары фестиваленең 10 еллыгы ниләр белән истә калды?

Печән базары – сәүдә, сату-алу урыны гына түгел, татар дизайны дөньясында төп вакыйга, милләттәшләребезнең Казан үзәгендә очрашу мөмкинлеге дә. Татар шәһәр мәдәнияте һәм дизайны фестивале быел 10 еллыгын билгеләп үтте. Иске Татар бистәсе һәм Кабан күле яр буендагы бәйрәмдә без дә булдык.

Оештыручылар әйтүенчә, «Печән базары» үткәрелгән ун ел эчендә татар киемнәре модага кергән, ә фестиваль географиясе шактый киңәйгән. Беренче елда 12 дизайнер катнашса, быел аларның саны – 80.

Чарада катнашу өчен Татарстаннан һәм Башкортстан, Төмән, Мәскәү, Самара, Сочи, Түбән Новгород төбәкләреннән 700гә якын гариза килгән, шуларның 70тән артыгы «Печән базары»нда үз продукциясен тәкъдим итте. «Казан сөлгесе» бренды авторы Гөлнара Нурмөхәммәтова «Печән базары»нда инде 6 нчы елын катнаша. Үз брендын булдырырга аны нәкъ менә фестиваль илһамландырган.

– 10 ел элек татар халкы уянды, милли киемгә кызыксыну артты. Хәзерге татар дизайнерларының, эшләнмәләренең иң кызу чоры. Халык «Печән базары»на милли кием сатып алырга махсус килә, – дип сөйләде ул.

Фестивальгә килүчеләргә төп таләп милли киемнән килү иде. Шунысы сөендерде: күпләр бу үтенечкә битараф калмаган. Кызлар – калфактан, егетләр – түбәтәйдән, кәләпүш кигән кечкенә генә малайлар, ак яулыклы әбиләр дә шактый. Чигүле читекләрдән килүчеләр дә бар иде хәтта.

«Милли кием инде көндәлек тормышка керде». Фестивальне оештыручыларның берсе Гөлназ Бәдретдин әнә шулай ди.

– Әле башлап җибәргәндә генә, 10 ел элек Казан урамына бөтенебез татар киеменнән чыктык. 100 ел элек булган мохитне торгызырга уйладык. Милли кием модага керде инде. Үзебезнең максатыбызга ирештек дип саныйм. Хәтта республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов та татарча киенеп йөри, – диде ул.

Иске Татар бистәсе һәм Кабан күле яр буенда урнашкан ярминкәдә, гадәттәгечә, татар дизайнерлары киемнәре, татар бизәкләре төшкән савыт-саба, бизәнү әйберләре, башка төрле товарлар алып булды. Фестивальдә лекторий, тематик экскурсияләр, чәй аланы, балалар мәйданчыгы, Тынычлык бүлмәсе дә эшләде. Кемдер матур, милли киемнәр караса, башкалары остаханәләргә, лекцияләргә йөгерде.

«Печән базары»нда «FASHION TATAR» милли стиль акциясе дә оештырылды. Фестивальгә милли киемнәрдән килүчеләр Кабан күле ярында урнашкан Шиһабетдин Мәрҗани һәйкәле янындагы фотозонада фотога төшеп, социаль челтәрләрендә урнаштырып, бәйгедә катнаша алдылар. «Татар Барби»е белән «Татар Кен»ы өчен дә махсус номинация булды. Иң матур дип табылган образ ияләрен бүләкләделәр. Тик модага, заман шаукымына ияреп кенә, фестивальнең юбилей елында Барби, Кеннар ни дәрәҗәдә кирәк булды икән? Татар киеме, милли рухтагы бәйге булса, матуррак һәм урынлырак булмас иде микән? Күңелдә әнә шундый сораулар калды.

Быел Печән базарында беренче тапкыр мода күрсәттеләр. Образлар маркетта тәкъдим ителгән бренд киемнәреннән тупланган иде. Милли колорит кертелгән заманча образлар матур һәм зәвыклы иде.

«Печән базары» – Казан өчен генә түгел, бөтен татар халкы өчен көтеп алынган чара. Милли кием, гореф-гадәтләр, тел ягыннан да, яшьләргә милли тәрбия бирү ягыннан да. Алга таба да фестиваль үссен, милли киемдә йөрүчеләр, туган телдә сөйләшүчеләр күбәйсен иде.

Ләйсән Сафина


Фикер өстәү