«Бакчадагы бәрәңгеләрне казып алгач, бөтен эш беткәндәй тоела»

Җиләк вакыты бер генә булган кебек, бәрәңге вакыты да бер генә. Бүген авыл менә шул бәрәңге вакытына керде.

Дөрес, кайбер районнарда инде бәрәңгене үткән атнада ук ала башладылар. Социаль челтәрләрдә шундый видеолар, фотолар шактый күренде. Безнең Балтач районында исә атна башында бакчалар бушый башлады. «Шимбә-якшәмбегә дип ниятләп торган идек, ул көннәргә интернет яңгыр күрсәтә, корыда казуга җитми инде», – дип, дәррәү куптык. Бу атна ахырына бөтен кеше дә алып бетерәчәк, диләр. Анысы, берәү бакчага чыкса, бәрәңге ала башласа, ул элек-электән стартка бер сигнал кебек тоела иде. Әле кул белән казыган чорда ук, ялгыз әбиләр, кеше рәтенә җитешер өчен дип, алданрак кузгалсалар, аларга артыннан ишле гаиләләр дә бакчага чыга  иде. Хәзер дә шулай: авыл саен әллә ничә казыгычлы трактор булса да, аларга бу вакытта чират җыела, чөнки һәр кешегә бүген, нәкъ менә шушы сәгатьтә бәрәңге алдырырга кирәк булып чыга.

Гадәттә башка елны безнең яклар бәрәңгегә 30 август тирәсендә чыга һәм берничә көн эчендә алып та бетерә иде. Студентлар – шәһәргә, укучы балалар мәктәпкә киткәнче дип тә, ял көне булган өчен дә шул тирәдә бакчаларда чын өмә була иде. Быел бәрәңгеләр иртә утыртылды, көне тулды, артыгын торгызудан мәгънә юк дип, бер атна алдан кузгалдылар.

Бәрәңге вакытында, гәрчә бакчалар элеккедән бермә-бер кимесә дә, авыл кешесе йокы күрми. Казыгыч таккан трактор хуҗалары да (аларның әле шактые эш яшендә – хуҗалык эшенә барасылары бар, шуңа күрә иртән эшкә киткәнче, кайда төш вакытында эшлиләр) иртән дүртләрдә инде бакчада була. Килгән килеш бөтен бакчаны алдыртып бетерү өчен, хуҗалар агач тырмалар белән бәрәңгене бер буразнага җыя (икенче буразнаны алдырганда тапталмасын дип). Бу көннәрдә без дә шушы алым белән бәрәңге алдырдык. Иртәнге алтынчы яртыда инде тракорчы егет авылда өченче бакча булып, безнекен алырга керде. Башта күмәкләшеп бәрәңгене тарттык, инде җиде тулып үтешкә ун сутыйлы бакчаны чүпләп тә бетергән идек. Андый чакларда ярдәмгә килердәй кешең булса, бик шәп. «Күп кеше өмәгә яхшы», – дия-дия, сөенә-сөенә эшлисең. Кырау сукканны, чәчәк атмаганны, кирәк чагында яңгырга тилмереп утырганнарын исәпкә алсаң (әле азакка кадәр кортлар бимазалады үзләрен), уңыш сөенерлек. Авылда һәркемдә чыгышы бер чама, диде казыган кешеләр. Суны Шушмадан насос белән кудырып сиптерүчеләрдә генә бәрәңгеләр күпкә эрерәк икән.

– Ашыктыгыз бугай, күп өлештә бәрәңге сабагыгыз ямь-яшел иде бит әле, – диючеләр дә булды. Әмма яшел сабакта да инде бәрәңге калмаган – барысы да купкан, тамырдан өзелгән. Утыртканга тиздән 120 көн була лабаса. Көне тулып үткән. Элек өлкәннәр, бәрәңге 90–100 көн үсә, диләр иде, галимнәр әле тагын унны өсти. Барыбер көне тулган булып чыга.

«Бакчадагы бәрәңгеләрне казып алгач, бөтен эш беткәндәй тоела», – ди авыл кешесе.  Булганына шөкер итеп: «Черемәсен генә инде, үзебезгә насыйп булсын», – дип өстәп куя.

Гөлсинә Хәбибуллина   


Фикер өстәү