Бәгәрәк Тамагы авылы телне саклый: Чиләбе өлкәсенә сәяхәт

Чиләбе өлкәсенең Кунашак районындагы Бәгәрәк Тамагы авылында татар телен саклау һәм үстерү буенча җирле иҗтимагый оешма төзелде. Бу оешма Урал тауларындагы татар авылларында яшәүче күп кенә милләттәшләребезне берләштерер дип ниятләнә.

Чыннан да, бу җирдә татар авыллары күп, тарихлары да бай. Сәнәр белән Бәгәрәк елгалары кушылган урында җәелеп утырган Бәгәрәк Тамагының да 315 еллык тарихы бар.  Елга  буйлап урнашкан урамны үлчи китсәң, озынлыгы 8 чакрымга җитә. Ул хәзер Муса Җәлил исемен йөртә. Җирле үзидарәгә тагын 13 авыл керә. Алар арасында Күмкүл, Сәнәр, Усман, Ихсан дигән күңелгә ятышлы бик матур исемнәр бар. Тарих битләрендә бу авыллар 1708 елда барлыкка килгән дип саналса да, архив документлары вакыт-вакыт әлеге санның ялгыш икәнлеген дәлилли. Мәсәлән, Усман авылының бу төбәктә 1670 елда ук яшәгәнлеге турында мәгълүматлар табылган.

Бәгәрәк Тамагының бүгенге хәле сер бирә торганнардан түгел, әлбәттә. Әмма саннарга карасак, һәр җирдәгечә, анда да кайчандыр «упкынга төшеп китү» күренеше булганын шәйләргә була. Хәзер авылда Сәнәр елгасы аша ике күпер салынган, мәчет  эшли. Тагын икесе төзелеп ята. Ә 1917 елгы инкыйлабка кадәр монда җиде мәчет эшләгән. Мәктәп белән дә шул ук күренеш. Хәзер берәү эшләп килсә, элек алар икәү булган, өстәвенә һәр авылда (Бәгәрәк Тамагы өч авыл кушылудан барлыкка килгән) башлангыч мәктәпләр эшләгән. Авылның үз китабы да бар. Аны Бөтендөнья татар конгрессының Төбәкчеләр оешмасы җитәкчесе Альберт Борһанов язган. Ул үзе дә шушы җирдә туып-үскән. Туган якның тарихын өйрәнү өчен вакытын да, көчен дә жәлләми.  Балачактан тарих белән кызыксынып яшәгән. 1960 нчы елларда ул бакчаларында 1652 елда сугылган голланд тәңкәсе тапкан. Бәгәрәк Тамагы тирәсендә Сәнәр елгасы буйлап 13 археологик һәйкәлнең дә «эзенә төшкәннәр». Шунысы сөендерә: эзләнүләр нәтиҗәсендә китаптагы мәгълүматлар да арта бара.

Хастаханәләр белән дә шул ук хәл. Элек алар икәү булган. Берсе – өлкә әһәмиятендәге туберкулез хастаханәсе. Хәзер исә аның урынында фельдшер пункты белән даруханә урнашкан. Кунашак җитәкчеләре әле анысын да ике тапкыр (2012 һәм 2023 елларда) япмакчы булган. Әмма авыл халкы нык торган. Иганәчеләр табып, хастаханәне үзләре төзекләндергәннәр. Бу җәһәттән шунысын да әйтик: архивтан күренгәнчә, авылда фельдшер участогы 1873 елдан бирле эшләп килгән. Димәк, быел  аның 150 еллыгын билгеләп үтәргә тулы нигез бар дигән сүз бу. Тарихи булгач, авылда юбилейлар бер-бер артлы булып кына тора. Узган ел мәктәпнең 100 еллыгы уңаеннан  Бөтенроссия фәнни-төбәк конференциясе үткәрелә. Авылны мәктәпле итүче беренче директор Җамалетдин Камаловка истәлек тактасы да куела. Остаз педагогның үзенең дә 140 еллык юбилеен билгеләп үтәләр. Бәйрәм хөрмәтенә мәктәп янында, авыл үзәгендә асфальт юл түшиләр. Кунашак хакимияте белән җирле эшмәкәрләр мәктәпнең актлар залын ремонтлый. Татарстан Республикасы исеменнән Бөтендөнья татар конгрессы  музыкаль үзәк белән китапханә өчен китаплар, дәреслекләр бүләк итә.

Авыл халкы үзен дә, телен дә, гореф-гадәтләрен дә хөрмәт итеп, аякка нык басып яши. Шуңа күрә бу милли байлыкларны саклау эшенә дә үзләре теләп алынуы гаҗәп түгел. Иҗтимагый оешма советы рәисе, Бәгәрәк Тамагы төбәк музее мөдире Эльза Газизова элек җирле үзидарәне җитәкләгән. Заманында авылны һәр яклап үстерү өчен зур эшләр эшләгән. Бүген авылдагы җәмигъ мәчете төзелешенә дә җитәкчелек итә.

Ә яңа оешма эшен мәктәптәге татар теле кабинетын яңартудан башлаган.  Диварларны, түшәмне яңартканнар, идәнгә плитә тезгәннәр, яңа яктырткычлар, тәрәзә пәрдәләре элгәннәр. Бу эшләрнең барысын да җирле эшмәкәрләр белән авыл халкы башкарып чыккан. Район мәгариф идарәсе яңа мебель белән тәэмин иткән. 1 сентябрьгә укучыларга зур бүләк булган бу. Дәреслекләр белән методик әдәбиятлар җитеп бетми икән җитүен, әмма укытучылар бу җәһәттән Татарстанга зур өмет баглыйлар. Иң мөһиме – кылган гамәлләренә рухланып яшиләр. Монда инде тел бетә, гореф-гадәтләрне югалтабыз дип зарланырга урын юк. Барысы да үзебездән тора, димәк.

Фәния Әхмәтҗанова

 


Фикер өстәү