Математика укытучысы: «Бал кортларын укытам»

Теләчедә яшәүче Нияз Сабирҗанов һөнәре буенча – укытучы. Әмма табигатьне, туган җирен ярату аны авылга кайтара. Үз бәхетен, яраткан эшен дә ул биредә таба.

– Казанда укыдым. Студент чагымда да шәһәрне яратмый идем. Шимбә җиткәнен дүрт күз белән көтеп тора идем. Укып бетергәч, әтием белән эшли башладым – умарталыкка юл тоттым, – ди Нияз. – Әтием Нуриман 1980 елдан бирле бал кортлары тота. Мин – умарталыкта үскән бала. Апам да, энем дә бу шөгыльне сайламады, ә менә миңа бик ошый.

Әтисе Нуриман абыйны республикада белмәүче кеше сирәктер. Аларның балын бер татып караган кеше даими сатып алучыга әйләнә. Умарталары да җитәрлек. Бүген 300дән артык умартабыз бар, ди Нияз.

Заманында Нуриман абый да агрономлыкка укырга дип чыгып китә. Әти-әнисе теләгенә каршы килми ул. Әмма уенда гел авылы була. «Укырга керә алмасам иде», – дип тели. Шулай була да –  имтиханнарны тапшыра, әмма бер баллы җитми. Сөенә-сөенә авылына кайтып китә. Башта колхозда төрле эшләрдә эшли, аннан соң умартачылык белән шөгыльләнә башлый. Бал кортларының телен аңлар өчен укып та кайта. 1986 елда Фәймә апа белән тормыш кора.

Теләчелеләр аларның үзләрен дә бал кортына тиңли. Бер дә ару белмәс, тик тормас, диләр Сабирҗановларны.

– Без урта рус токымлы кортлар асрыйбыз. Шушы токымны асрау отышлы. Алар салкынга да чыдам, авыруларга да бик бирешмиләр. Балны да тырышып җыялар, – ди Нияз. – Умарталарыбыз дүрт җирдә тора. Авыл эчендәгесе дә бар, урмандагысы да, басуга да куйдык. Быел елына карап уңышы яхшы булды. Зарлана алмыйбыз. Кортларны яратып эшлим. «Ник бу эшкә тотындык?» – дип бер дә үкенгәнебез юк. Умарталыкта күңелем ял итә. Урманга чыгып китеп, рәхәтләнеп йөрим. Дөрес, кортлар сөйләшмәсә дә, аларны күзәтү үзе бер рәхәтлек бирә. Кеше, арыдым әле, дип ятып тора ала, ә бу кортлар – гел эштә. Бигрәк тырыш алар. Яңгыр явасын да кортларга карап беләбез. Явым-төшем көтелсә, күчләре белән кире әйләнеп кайталар алар.

Сабирҗановлар бал гына сатмый. Алар төрле файдалы төнәтмә, крем, бәлзәмнәр дә ясый башлаган. Прополис, корт анасы сөте (маточное молочко), үлгән кортлардан ясалган төнәтмә, бал икмәге (перга) сорап килүчеләр шактый икән.

– Хатыным декретта утыра. Уйлаштык та, әллә балдан сабын, кремнар ясап карыйкмы, дидек. Булдырдык бит. Үз балаларыбыз да кечкенәдән бал ашап үсә. Бал икмәген дә сорап кына торалар. Әмма арада иң файдалысы – ана корт сөте. Аны күбрәк өлкән яшьтәгеләр ала.

Нияз кортлар турында бик яратып сөйли. Җаны-тәне белән туган ягын яратучы кеше ул. Күңеленә рәхәт эше бар. Гомердә дә авылымны шәһәргә алыштырмас идем, ди.

– Казанга барып килгәндә дә арып кайтам. Анда бит гомернең яртысы «бөке»дә уза. Ә монда рәхәт. Урманда «бөке»ләр юк. Үз җаеңа эшлисең. Мине әллә кайларга чакырдылар. Шәһәр мәктәпләрендә дә эш бар иде. Китмәдем, – ди ул. – Әти еш кына, кортларга математика укытасың инде, ди. Бал кортлары теләсә кемгә эшләми ул.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү