Ландыш Гарәфиева: «Төркиядән Балтачка килен булып кайтып төштем»

Балтачта яшәүче Ландыш Гарәфиева – чит телләр белгече. Биш ел – Казанда, дүрт ел Төркиядә белем алган. Башкалада да, солтан илендә дә калу мөмкинлеге була торып та, туган ягына кайтып төпләнгән ул. Районда телләр өйрәтү үзәген булдырып, балаларга чит телләр өйрәтә хәзер.

– Тумышым белән Балтачтан мин. 6 нчы сыйныфны тәмамлагач, Казанга күчендем. Күченүемнең төп сәбәбе  татар-төрек лицеенда белем алуым иде, – дип искә ала Ландыш. – 5 ел Казанда яшәп, андагы көнкүрешкә дә ияләштем, бу шәһәрне үз итеп яшәдем. 11 сыйныфны бетергәч, Төркиягә укырга кердем, шулай итеп беренче югары белемемне Төркиядә алдым.

Белем эстәү урыны итеп Төркияне сайлавын әйткәч, Ландышка әтисе шарт куя.

– «Кызым, көчең җитсә, без каршы килмибез. Ләкин укып бетергәч, туган якка кайтасың, анда калмыйсың», – диде әти. Теләк тә түгел, боерык булгандыр бу (көлә). Әтидән дә мондый сүз ишеткәч, Төркиядә төпләнеп калу максаты куелмады, билгеле. Хәер, мин инде киткәндә үк кире кайтырмын дигән теләк белән киттем, – ди Ландыш. – Югалткач кына кадерен аңлыйсың, диләр бит әле. Мин бернәрсә дә югалтмадым, әмма туган яктан, якыннарымнан аерылып тордым. Бу аерылу Татарстанның, якын кешеләрнең, үз ризыкларыбызның кадерен белергә өйрәтте. Сагынган чаклар да булмаган түгелдер. Студент елларым тоташ бәхеттән генә торды, дип әйтә алмыйм. Бөтенләй башка белем бирү системасы, башка мохит бит. Ләкин, бернигә дә карамастан, бирешмәдем. Бу юлны сайлагач, максатыма ирешеп, укып бетереп кайтырга тиеш идем инде мин. Хәзер инде студент чакларымны сагынам (көлә).

Ландыш хәзер  –  әни һәм кадерле хатын. Тормыш иптәше дә – Балтачныкы.

– 4 курсны тәмамлаганда, булачак тормыш иптәшем кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Шулай итеп, тугыз елдан соң, Төркиядән Балтачка килен булып кайтып төштем, – ди әңгәмәдәшебез.

Дөнья күреп, чит илдә белем алып кайткан кызга аптыраучылар да булмый түгел. «Кем инде Төркиядән авылга кайтсын?! Монда нишләрсең, нинди эш табарсың?!», «Шулкадәр телләр белеп, әрәм булып ятасың» ише сүзләрне бик күп ишеткән Ландыш. Барысына да елмаеп кына җавап бирәм, ди.

– Мин гаилә корам дип, иремә ышанып, бу юлны сайладым. Әлбәттә, шәһәрдә мөмкинлекләр күбрәк. Ләкин, карьера төзим дип, калада калу урынына, авылга кайтып, үз ояңны кору өстенрәк иде минем өчен. Бүгенге тормышыма карап, шөкер, дим. Мине кадерләп торган ирем, балаларыбыз бар. Без матур гаилә булып яшәргә омтылабыз, – ди Ландыш. «Балтачка кире кайтасың булгач, анда кадәр барып укырга кирәк идеме?» – диючеләр әле дә бар. Мин андый сорауларга елмаеп кына җавап бирәм.

Төркиядән кайткач, Балтачта инглиз телен укытырмын дигән теләге була Ландышның. Мәктәпнең, билгеле, андый белгечкә ихтыяҗы бар.

– Төркиядә мәгариф системасы башка.  Анда, укып бетергәч, имтиханнарны уңышлы бирде, фәлән факультетны тәмамлады дигән белешмә бирәләр. Шушы белешмә белән Төркиядә эшли башларга мөмкин. Мин алган дипломымны Мәскәүдә раслатырга тиеш идем әле, дипломның төп нөсхәсе дә кирәк. Ә бит 1 сентябрьдә инде укытучы эшкә урнашкан булырга тиеш, – ди Ландыш. – Миңа «продленка»да тәрбияче булырга тәкъдим иттеләр. Дипломны кулга алгач, укытучы булырсың, диделәр. Әлбәттә, миңа моны кабул итү авыр булды. Тырышып телләр өйрәнүем бушка булган кебек тоелды… Ярый әнием тынычландырды. «Тиз генә берәүне дә директор итеп куймаслар. Барысы да – үз кулыңда. Сабыр бул!» – диде. Кыскасы, бу эшкә баш-аягым белән чумдым, балаларга ияләштем.

Көттереп кенә дипломы кайта Ландышның. Укытучы вазыйфасына юллар ачыла, димәк. Әмма Ландыш әни булырга әзерләнә инде бу вакытта.

– Декрет ялына бүлендем. Һәм нәкъ шул мәлдә хыялымны чынга ашыра башладым: чит телләр мәктәбен булдыру һәм укыту! Декрет ялында буш вакыт күп бит. Ничек укытырга мөмкин, нинди программа кулланырга – барысын да уйладым. Ирем белән киңәшләштем, ул мине хуплады, – дип сөйләде Ландыш. – Әлбәттә, эшләребез җиңел генә бармады. Үзәкне ачып, ике ай эшләгәч, коронавирус башланды. Мәктәпләр эшен туктатты. Бу вакытта аудиториямнең яртысын диярлек югалттым. Әмма бирешмәдем. Мин бу эшкә, дөресен әйтим, бизнес буларак та карамадым. Шөкер, беренче көннән үк укучыларым күп булды.

Ландышның мәктәбендә төрек, инглиз телләрен өйрәнергә мөмкин. Балаларга да, зурларга да дәресләр каралган.

– Замана белән бергә атларга тырышам. Балаларга укытыла торган дәресләр актуаль булырга тиеш, – ди Ландыш. – Инглиз теленә кызыксыну барда, әле минем мәктәпкә дә ихтыяҗ булыр. Хәзерге көндә ата-аналар да өстәмә белем бирүгә җаваплы карый. Бу бик яхшы. Без үскәндә җыр, бию түгәрәге генә иде. Баланы белем алуга этәрү – күркәм күренеш.

 Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү