Татарстан Россиянең иң иҗади төбәкләр бишлегенә кергән

Татарстан Республикасы Россиядә креатив индустрияләрнең (иҗат индустриясе – әйтик, кинематография, архитектура, сынлы сәнгать, театр сәнгате, мода, дизайн һ.б.) үсеше буенча төбәкләрнең беренче бишлегенә кергән. Рейтингны Югары икътисад мәктәбенең Статистик тикшеренүләр һәм икътисад институты галимнәре төзегән.

Татарстан бишенче урынга чыккан. Аны Мәскәү, Санкт-Петербург, Новосибирск һәм Томск өлкәләре генә узып киткән. Беренче дистәгә шулай ук Иваново, Белгород, Түбән Новгород, Кострома һәм Свердловск өлкәләре кергән.

Тикшеренүчеләр әйтүенчә, бу ун төбәкнең барысы да креатив индустрияләр буенча югары нәтиҗәләргә ирешеп килә.

Аерым алганда, лидер-төбәкләрдә шәһәрләшү (77%, ил буенча – 75), халыкның мәдәни тормышка тартылуы (музей-театрларга йөрүчеләр өлеше – 39%, ил буенча – 30%), цифрлашу (бер хезмәткәрне цифрлы күнекмәләргә өйрәтү чыгымнары Россия буенча уртача күрсәткечкә караганда 3,6 тапкыр зуррак) күрсәткечләре – иң югары дәрәҗәдә.

Моннан тыш лидер-төбәкләрнең җитештерелгән продукциясендә креатив индустрияләр өлеше 3,5% (ил буенча уртача – 1,4%) тәшкил итә. Ә инде креатив индустрия хезмәткәрләренең эш хакы төбәктә уртача хезмәт хакыннан 1,3 тапкыр күбрәк (калган төбәкләрдә бу күрсәткечләр якынча тигез).


Фикер өстәү