Татарстанда ни өчен аномаль җылы булуның сәбәбен аңлатканнар

Гадәттә ноябрь урталарында термометрның терекөмеш баганасы инде нульдән түбән төшәргә тиеш. Ләкин әле ул +8 градус һәм аннан зуррак саннарны күрсәтә.

Метерологлар әйтүенчә, аномаль җылының сәбәбе – Атлантикадан үтеп кергән циклоннар, ңдип яза ТНВ. Шул ук вакытта, галимнәр билгеләп үткәнчә, Тын океанда үзенә хас булмаган процесслар ( Эль-Ниньо дип атала) күзәтелә. Суның өске катламының аномаль җылынуына бәйле бу.

Астрономнар да, Кояшка карап, үзен сәеррәк тотуын әйтә. Сүз уңаеннан, Татарстанда яшәүчеләр Кояшның сәер “кыланмышын” – поляр балкышны үз күзләре белән күрде дә инде.


Фикер өстәү