Табиб томау бер атнадан артса, куркыныч тудыруы турында кисәтте

Ринит вакытында томау, ис сизүне югалтуга тагын баш авыртуы да өстәлә.

Томау ике атнадан күбрәккә сузылса, озакка сузылган ринит дигән сүз бу. Томау 7-10 көн эчендә бетәргә тиеш. Табиб-педиатр Татьяна Немальцева “KazanFirst” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.
Ринит озакка сузылганда, томау һәм ис сизүне югалтуга еш кына баш авыртуы да өстәлә. Борын эче кызышырга, кипшерергә, кабырчыкланырга мөмкин. Табиб кисәтеп әйткәнчә, озакка сузылган риниттан дәваланмаган очракта сәламәтлеккә зыян килүе бар, чөнки борынның лайласыман тышчасы организмга төрле бактерияләрнең үтеп керүен тоткарлый.

Аның әйтүенчә, лайласыман тышча үз вазыйфасын үтәмәгән очракта инфекция йоктыру һәм төрле өзлегүләр ихтималы барлыкка килә.

— Томаудан дәваланмаганда яки белер-белмәс килеш кан тамырларын кыса торган дарулар кулланганда, хроник ринит, шулай ук гайморит, фронтит, отит, бронхит, тонзиллит, трахеит яки үпкә ялкынсынуы килеп чыгарга мөмкин, — дип басым ясап әйткән табиб.


Фикер өстәү