Владимир Путин кушуы буенча Дагыстанда курорт-шәһәр булдырылачак

Дагыстанда Президент Владимир Путин кушуы буенча “Каякент” курорт-шәһәре булдырылачак. Аның территориясен 3 зонага бүлү тәкъдим ителә. Бу хакта республика туризм һәм халык кәсепләре министры Әмин Мәрданов “РИА Новости” хәбәрчесенә сөйләп үткән.

“Булачак курорт-шәһәр территориясенең Каякент районында махсус икътисадый зонага керүе сәбәпле, проектны өч зонага бүлеп тормышка ашырырга тәкъдим итәбез”, – дигән министр.

Аның әйтүенчә, беренче зона –1,4 мең га мәйданда яр буе зонасы. Икенчесе – Дербент үрнәгендәге зона. Өченчесе – 1,5 мең гектардан артыграк мәйданда махсус икътисадый зона территориясе.

Исегезгә төшерәбез: Владимир Путин 2022 елның сентябрендә Кара диңгез, Каспий, Азов, Балтыйк диңгезләре янында һәм Приморьеда зур курортлар булдыру буенча эш алып барырга кушты. Дәүләт башлыгы әйтүенчә, аларда елына 10 миллионга якын кеше ял итә алыр иде. Президент, аерым алганда, Каспий диңгезе буенда Каякент курортын торгызу бурычын йөкләде.


Фикер өстәү