Җиңел машина йөртүче ир-ат агачка бәрелеп үлгән

Коточкыч юл һәлакәте нәтиҗәсендә 30 яшьлек җиңел машина йөртүченең гомере өзелгән.

Казанның Дәүләт автоинспекциясендә фаҗигага китергән юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләрен әйттеләр.

Фаразлар буенча, 30 яшьлек «Лада» шоферы куркынычсыз тизлекне сайламаган, һава шартларын исәпкә алмаган, шуңа күрә идарә югалтып, бордюрга бәрелгән, аннары команы җимереп һәм агачка бәрелгән.

Ир-ат алган тән җәрәхәтләреннән үлгән.


Фикер өстәү