Педиатр гаджетлар балалар үсешендә нинди тайпылышлар тудыруын сөйләде

3 яшькә кадәрге балаларга смартфон, планшет һәм ноутбуклардан бөтенләй файдаланырга киңәш ителми.

Педиатр Алена Михайлова балаларда гаджетлар нинди тайпылышлар тудыруы турында сөйләгән. Сүз күз күреме начараю, психоэмоциональ үсеш тоткарлану кебек авырулар турында бара.

«Инвитро-Урал» лабораториясенең балалар сәламәтлеге буенча эксперты сүзләренә караганда, 3 яшькә кадәрге балаларга гаджетлардан бөтенләй файдаланырга киңәш ителми. Бу экранда бер яктырып, бер караңгыланып китүче вак сурәтләрнең баланың күзе формалашуын бозуы белән бәйле. Моннан тыш, алар әле өлгереп җитмәгән нерв системасына да тискәре йогынты ясый.

Михайлова фикеренчә, гаджетны карау ата-аналар белән аралашуны алмаштырачак һәм баланың эмоциональ бәйләнешен боза. Сабый чакта балаларга дөньяны мөстәкыйль рәвештә өйрәнү – тотып карау, исен, тәмен тату мөһим.

— Гомернең беренче өч елы үсеш өчен, бигрәк тә сөйләм өчен бик мөһим булуын онытмаска кирәк. Гаджеттан иртә файдалану бу процессны тоткарлый, — ди педиатр.


Фикер өстәү