Реабилитолог коронавирустан соң ис һәм тәм сизүне торгызып булу-булмауга ачыклык кертте

Савыкканнан соң ис-тәм сизмәү алты атнадан күбрәккә сузылганда, табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Коронавирус инфекциясе кичергәннән соң тәм һәм ис сизү үзгәрергә мөмкин. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының медицина реабилитациясе буенча штаттан тыш баш белгече, медицина фәннәре докторы Резедә Бодрова махсус туры эфирда ис, тәм сизү органнарының нормаль эшчәнлеген торгызу юллары турында сөйләде. “Безгә ис һәм тәм сизүне югалтучылар мөрәҗәгать итә. Кайвакыт без: “Ә ник сез инде алты ай буе итнең исен дә, тәмен дә тоймаган хәлдә, табибларга мөрәҗәгать итмисез?” – дип сорыйбыз. Күпләр, узар әле, дип уйладык, ди. Ни кызганыч, Covid-19, чыннан да, кайберәүләрдә ис һәм тәм тоюны юкка чыгара. Ис һәм тәм тою чирдән соң 4-6 атна һәм аннан күбрәк вакыт узгач кына кире кайта”, – дигән реабилитолог. Ә инде чир кичергәннән соң 8 атна узганнан соң да ис, тәм сизмәгән очракта, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк, дип басым ясап әйткән ул.

Белгеч әйтүенчә, югалтылган функцияләрне торгызу өчен даими рәвештә күнегүләр ясарга: күзләрне ябып яки ачып нәрсә дә булса иснәргә һәм аны танырга, ароматерапия, сулыш гимнастикасы белән шөгыльләнергә кирәк. Болар да ярдәм итмәсә, рефлексотерапия һәм физиотерапия ысуллары кулланыла, дигән табиб.


Фикер өстәү