Венера Хәсәнова: Кайчандыр йөрү түгел, хәтта утыра да белмәгәнмен бит мин! Бака кебек сикергәнмен

Венерага туганда ук ДЦП диагнозы куялар. Хәзер аңа 46 яшь, Лаеш районының Кече Елга авылында яши ул. Шөкер, Венера үзен-үзен йөртерлек хәлдә. Кирәк икән, ашарга да әзерли, тегә, бәйли, картиналар ясый, әле хәтта шигырьләр дә яза. Боларның барысы өчен дә әти-әнисенә рәхмәтле.

– Алар мине кулдан килгәнчә дәваларга тырышты. Күрсәтмәгән табиблары калмады, тернәкләндерү үзәкләренә күп йөрдек. Шуңа күрә мин әти-әниемә гомерем буе рәхмәтле, – ди Венера. – Кая гына йөрмәдем, нинди генә хәлдәге кешеләрне күрмәдем. Зарланасы килгән чакларда аларны уйлыйм, күз алдына китерәм. Булганына шөкер итеп, сөенеп куям. Аякларым авыртканны да онытам кайчак.

Венера – гаиләдә икенче бала. Апасы Алсу, сеңлесе Эльмира бар. Аларның үз тормышлары инде. Шулай булса да, Венерага гел ярдәм итеп торалар. Туганнарның җылы карашы яшәргә көч бирә дә инде, ди ул.

– Әтием бер ел элек үлеп китте. Исән булса, аңа быел 73 яшь тулган булыр иде. Хәзер әни белән икәү генә калдык. Әниемә дә 70 яшь инде. Шулай булса да, ул мине әле дә сабый баладай карый. Әни барда мин бәхетле, – ди ул. – Кайчандыр йөрү түгел, хәтта утыра да белмәгәнмен бит мин! Бака кебек сикергәнмен. Әни тырышкан, ничек итсә иткән, мине аякка бастырыр өчен бар көчен куйган. Табибларга да рәхмәт. Күнегүләр ясагач, дәвалану алгач, мин акрынлап йөри башладым.

Кечкенә чагында Венерага операция ясамакчы булалар. Табиблар алдан кисәтә: аякка  басарга да мөмкин, әмма урынга калуы да бар. 12 яшьлек бала икенчесеннән курка һәм операциядән  баш тарта.

– Урынга калып, кешедән ярдәм сорап ятудан курыктым. Ничек язган, шулай булыр, дидем. Әмма кайчак язмышыма үпкәләп тә куям. Минем иптәшләрем гаиләле, йөгереп йөриләр, дим. Авыру булганыма күңелем төшә. Тик барыбер язмышым белән килешәм. Ризалашмыйча, кая барасың?! Аллаһы Тәгаләдән узып булмый. Үземне ничек бар шулай кабул итеп, яшәвемне дәвам иттерәм. Бәлки мин аяклы-куллы, сау-сәламәт кешеләрдән бәхетлерәктер дип тә уйлап куям, – ди Венера. – Бер үзем дә яши алам мин. Әти исән чакта, тормыш итә алырмынмы дип, Казанга чыгып киттем. Фатир ялладым, йөрергә авыр булса да, эшкә урнаштым. Кыскасы, үземә ышанычым артты. Булдыра алам икән, дидем. Әти китеп баргач, мин – әнигә, әни миңа ныграк кирәк. Яшь тә бара бит.

Авылдагы өйләрендә Венера өчен барлык шартлар бар. Шәһәрдәге кебек шартларда яшибез, ди ул. Венера, аяклары авырткач, коляскада гына йөри икән. Ә ул бик авыр. Әтисе вафатыннан соң, әнисенә мәшәкать арткан. Шөкер, мәрхәмәтле кешеләр очрап тора үзләренә. Авылдашлары коляска белән урамга чыгып йөрер өчен пандус ясап биргәннәр.

– Исемнәрен әйтергә кушмасалар да, игелекле авылдашларыма бик рәхмәтлемен. Үзебезнең көчтән генә килмәс иде. Алар минем хәлемне җиңеләйтте, – ди Венера. – Йөри алмыйм, дип, тик утырганым юк. Ашарга да пешерәм, бәйлим дә. Күп вакытым алмаздан картиналар ясап уза. Шулай итеп, күңелгә рәхәтлек табам. Мин авыру, дип утырып булмый инде. Тормыш мизгел генә. Шулкадәр тиз үтә гомер. Шуңа да һәр мизгелнең кадерен белеп яшисем килә. Сау-сәламәт кешеләргә дә киңәшем шул.


Фикер өстәү