Сиринә Хәсәнова: «Берәү дә улы арбада утырган кызга өйләнүен теләмидер, ә Маратныкылар каршы килмәде»

Казанда яшәүче Сиринә Хәсәновага табиблар тугач та ДЦП диагнозы куя. Хәзер аңа 32 яшь. Шөкер, куллары хәрәкәтләнә, бөтен эшне үзе башкара ала. Тик менә аяклары гына тыңламый. Ә Сиринәнең бик тә аягына басасы килә.

– Әнием Миләүшә авырлы вакытта караңгыда адашып, сазлыкка килеп керә. Шунда чактан гына үлемнән котылып кала. Саз аны үзенә суыра башлый. Үзе сөйләгәнчә, 9 айлык көмәне генә бөтенләй батудан саклап кала. Ярдәмгә килгәндә инде ул бик хәлсезләнгән була, – дип искә ала Сиринә. – Ул чакта мин әнинең эчендә бик каты тибенгәнмен дә кинәт туктап калганмын. Табиблар, бу балаңнан котыл, дисәләр дә, әни табарга дигән карар кылган. Көтеп алган беренче сабыйлары бит. Туганда ук аякларым хәрәкәтсез була. Табиблар аптырагач, энә белән чәнчеп тә карый. Тик мин аны тоймаганмын. Диагноз кирәк булгач, ДЦП дигәннәрдер инде.

Сиринә туып бер ел да үтми, энесе дөньяга килә. Гаиләнең тормышы түгәрәкләнеп китә. Ике бала бергә үсәләр. Сиринәнең дә, энесе кебек, урамдагы балалар белән чабып йөрисе, бергә уйныйсы килә.

– Үз аягымда йөрергә гомерем буе хыялландым. Йөреп китәсемә әле дә ышанам. Аллага шөкер, туган авылымда урта белем алдым. Укытучыларым өйгә килеп укыта иде. Мин аларга бик рәхмәтлемен. Мәктәпне тәмамлагач, бухгалтерлыкка укып чыктым. Психолог булырга да укыйм әле мин. Тик утырганым юк. Аллаһы Тәгалә миңа иң зур бүләк ясады. Мин үз бәхетемне таптым. Кияүгә чыгып, бала таптым, – ди Сиринә.

Кыз социаль челтәрләрдә дуслар таба. Егетләр белән дә аралаша. Беркайчан да үзенең йөри алмаганын яшерми. Дөрес, бу хакта белгәч, араны өзгән егетләр дә була. Ә менә Марат Сиринәне бер күрүдә яратып, язмышын аның белән бәйләгән.

– Хатын-кызның бар бәхете кияүгә чыгып, бала үстерүдә дип уйлыйм. Әнә шуңа да кияүгә чыгу теләгем зур иде. Без Марат белән декабрь аенда социаль челтәрләрдә языша башладык, февральдә ул мине күрергә килде. Май аенда әти-әниләр танышты. Июльдә без никах укыттык, – дип искә ала Сиринә. – Иремнең әти-әнисенә дә рәхмәтлемен. Берәүнең дә баласын арбада утырган кызга өйләндерәсе килмидер инде ул. Ә алар Маратка каршы килмәделәр.

Яшьләр гаилә корып җибәреп бер ел дигәндә, уллары Альяс дөньяга аваз сала. Сиринә бала көткән вакытларын сагынып искә ала.

– Авырлы икәнемне белгәч, бик шатландым. Сабыемны җиңел күтәрдем. Райондагы табиблар баштарак куркыткан иде. Әмма Казанныкылардан җылы, матур сүзләр ишетүдән, мине башка сау-сәламәт хатын-кыз кебек итеп кабул итүләреннән күңелем күтәрелде. Ә инде улым тугач, бар дөньям түгәрәкләнде. Сабыемны кесарь кисеме белән алдылар. Аның беренче тапкыр елап җибәргәне колагымда әле дә ишетелә, – ди ул.

Язмыш дими, ни дисең: Чүпрәледән Казанга бәби табарга дип киләләр дә шунда төпләнеп тә кала алар. Әлегә кеше фатирында яшәсәләр дә, бер дә зарланмыйлар. Ирем, улым белән кайда да рәхәт, ди Сиринә. Ирле тормышына әле дә сөенеп туя алмый. Мараты бәби карашырга гына түгел, бөтен эштә ярдәм итә икән.

– Яшәүнең мәгънәсе артты. Беләсезме, безнең хәтта үпкәләшкән, ачуланышканыбыз да юк. Гомерне әрәмгә уздырасы килми. Бер-беребезне хөрмәт итеп яшәргә тырышабыз. Улыбыз да тыныч бала булды. Ашый, уйный, йоклый. Шушы көннәрдә бер яшь тә 5 ай булды үзенә, – ди Сиринә. – Минем хыялларым бик күп. Гаиләм белән бергә чит илгә барасым килә, кыз бала сөясем килә. Аягыма басарга да уйлыйм бит әле мин. Кайнар чәй түгелсә дә, салкын булса да сизәм. Тоялар икән, димәк, алар йөри дә алачак. Күңелем белән бу хыялларның тормышка ашасына ышанам. Аллаһы Тәгалә безгә гел ярдәмен биреп тора. Бу юлы да ташламас әле.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Сиринә Хәсәнова: «Берәү дә улы арбада утырган кызга өйләнүен теләмидер, ә Маратныкылар каршы килмәде»” язмасына фикерләр

  1. Ходаем ташламасын.. Телэгэн изге телэклэрен Кабул булсын Яраббым…

Фикер өстәү