Ашлыкны кая куярга, эшкә кеше каян алырга?

 Дөньякүләм җәелгән глобаль проблемалардан Россия дә читттә кала алмый, чөнки бер үк икътисад моделендә яшибез. Чимал державасы булу агымдагы вазгыятьтә безнең хәлне берникадәр җиңеләйтә, әмма махсус хәрби операция һәм санкцияләр барыбер үз эшен эшли.

Кытай базарына бәйлелек үз проблемаларын тудыра. Пекин үз товарларына бәяләрне даими күтәрә, ә чималны ярты бәясенә генә ала. Кытай продукциясе сыйфаты белән мактана алмый. «Известия» хәбәр итүенчә, кытай автомобильләренә күчеп утырган россиялеләр массакүләм рәвештә аларның сыйфатыннан зарлана. Әмма беркая барып булмый, чөнки Күк асты иле терәмәсә, зур дефицит пәйда булачак.

Ашлыкка бәяләр төшү Россия фермерларын дә җәфалый. Уңыш мул, әмма аны куярга урын юк. Кара диңгез аша читкә озату кыенлашты. «Ашлык килешүе» хәзер Украина өчен генә түгел, Россия өчен дә мөһим. Әмма уртак тел табу авырайды. Бөртеклеләргә бәя төшү темплары исә көчәя. Соңгы атнада бодайның тоннасы 425 сумга кадәр очсызланып, бәя 12,4–13,5 мең сумга гына калган.

Илдә кадрлар дефициты көчәя. Сум девальвациясе дә үз өлешен кертә. Долларга күчереп исәпләгәч, хезмәт хаклары кечерәя, мигрантлар моннан риза түгел. Хәрби сәнәгать комплексы җитештерүне кискен арттырды, күпләр хәрби заводларга эшкә күчте. Хезмәт хаклары югары, бронь да бирелә. Махсус хәрби операция төгәлләнгәннән соң, зур проблема вәгъдә итә бу. Оборона тармагын кысарга туры киләчәк. 1992 елда СССР таркалганда бер кичтек без андый вазгыятьне. Заводлар туктап, миллионнар эшсез калды. Әлегә эш кешене эзли. Уралда эшче куллар кытлыгы үзен аеруча сиздерә. Урам себерүчеләр, аш пешерүчеләр, кибет администраторлары җитешми. Табиблар белән дә шул ук хәл. Автослесарьлар, токарьлар, җыештыручылар, слесарьлар эшкә шулай ук җиңел урнаша ала.

Нефть державасы булуга карамастан, Россиядә дә мотор ягулыгы кризисы көчәя. Федераль хөкүмәт төрле чаралар күрергә тырышып карый, әмма әлегә нәтиҗәсез. Проблеманың хәл итүгә бирешми торган яклары бар.

Бу юллар язылганда, Сокольникидагы ковид госпитале эшли башлады дигән хәбәр килде. Проблемалар артык төенләнсә, ковидны ярдәмгә чакырырга туры килмәгәе.

                                      Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү