«Киләчәктә я патша үлә, я – ишәк, я – мин»: төп ставканы күтәрү нәрсәгә китерәчәк?

Россия Үзәк банкының төп ставканы күтәрүе бик уңайсыз вакытка туры килде. Рәсми рәвештә никадәр генә фанфаралар кагылмасын, илдә икътисадый хәл начарая. Юк, авторны кара күзлек киюдә гаепләргә ашыкмагыз. Ул рәсми мәгълүматтан алып ясый нәтиҗәләрне. Әйтик, Росстат быелның икенче кварталында икътисадый үсеш темплары 4,9 процент булды дип сөендерде бит әле. «Российская газета»дан бер цитата китерик: «надо учитывать, что год назад, во втором квартале 2022 года, ВВП упал на 4,5%, так что накопленный рост ВВП по сравнению с показателями двухлетней давности – лишь 0,4%». Гафу итегез, 0,4 процент ул статистик хата өлкәсенә карый һәм үсеш дип саналмый. Соңгы елда хәрби-сәнәгать комплексының, өч сменада эшләп, җитештерүне кискен арттыруын исәпкә алсак, гражданлык икътисады тармакларында җитештерүнең түбәнәюен аңлый алырбыз. Моны рәсми икътисад белгечләре дә раслый. «Опросы ЦБ показывают, что в августе 2023 года большинство российских предприятий сообщили о фактическом сокращении своего производства», – дип яза федераль газеталарның берсе.

Процент ставкасы күтәрелгәннән соң, җитештерү артыр дип өметләнергә ярамый. Киресенчә, реаль икътисадта проблемалар арта һәм завод-фабрикалар котылгысыз рәвештә җитештерүне киметергә мәҗбүр булалар. Моны да икътисадчылар беравыздан раслый. Җитештерүне киметүнең тагын бер сәбәбе – эшкә кеше җитми. Җитештерүчеләр, эшче куллар яллар өчен, хезмәт хакларын арттырырга мәҗбүр. Бу соңгы факт күрер күзгә сөенечле булып тоела. Вәләкин җитештерүчәнлекне арттырмаган килеш түләүне үстерү котылгысыз рәвештә инфляция дигән нәрсәне кызулата. Бердән, хезмәт хакы фонды чыгымнарын продукциягә кушмый булмый, икенчедән, күбрәк алучылар күбрәк тоталар да. Безгә килеп ирешкән мәгълүматлар хәрби-сәнәгать комплексында хезмәт хакларының гадәттән тыш үсеше хакында сөйли. Халык куллануы товарлары җитештермәүче зур бер катлауның куллану товарларына ихтыяҗы арта дигән сүз бу. Мондый «кыеклык» базарны инфляция белән турылауны таләп итә. Югыйсә дефицит пәйда булачак.

Шулай да икътисадның тамырларына кадәр үтеп керә торган проблема ул – кредитларның түләнмәве. Без бурычлар хисабына үсә торган икътисад моделендә яшибез. Бер бездә генә түгел, бар дөньяда шулай. Үсешнең бу моделен аңлау кыен түгел. Никадәр күбрәк кредит бирәсең, шуның кадәр күбрәк фатир сатыла. Сатылгач, төзелә дә инде. Автомобильләр белән дә шулай, башка халык куллануы товарлары белән дә. Банклар кредитны каян алып бирәләр? Үзәк банктан. Үзәк банк каян ала? Акча баса. Кредитлауны арттыру өчен, күбрәк акча басарга туры килә. Акча басу темплары җитештерү темпларын узып киткәнлектән, җитештерүчеләр бәяне күтәрәләр. Бәя күтәрүгә тагын бер нәрсә этәрә. Җитештерүчеләр дә кредит алып ишәйтә продукцияне. Комплектлаучы детальләр һәм чимал завод складына үзләре килеп ятмый. Алдан түлисең, түләгәч кенә логистика дигән катлаулы челтәр аша килеп җитә. Чимал җитештерүчеләр дә кредит ала. Кредитлар процентлы. Процентлы кредитны түләү өчен җитештерүне арттырырга кирәк, яисә бәяне. Соңгысын арттыру җиңелрәк булганга күрә, шунысы арта да инде. Кыйммәткә алырга теләмәсәләр, дефицит ясыйсың. Складта товар ашарга сорамый. Соңгы ике-өч елда без төзелеш товарларына бәяләр ничек үскәнен күрдек инде. Бәяләр үсү кешеләрне кредит алырга мәҗбүр итә. Бердән, бүген алмасаң, иртәгә кыйммәтрәк булачак. Икенчедән, кредит алмасаң, төзи алмыйсың. Материалларга бәяләр шундый: хезмәт хакы гына җитәрлек түгел. Адәм балаларының җелеген суыра торган механизм якынча шулай туа. Тышкы яктан караганда, барысы да ал да гөл кебек. Җитештерү арта, торак төзелеше арта, кешеләр яңа автомобильләр, фатирлар ала. Бүген үк түлисе булмагач, иллюзия туа. Шуның нәтиҗәсендә фикерләү сәләте кими һәм югала. Без телефон мошенникларының кешеләрне бик җиңел гипнозлап, һәлакәтле адымнарга этәрүен күзәтәбез бит әле. Кредитоманлык нәтиҗәсе бу. Кредит алып барлык проблемаларны да хәл итеп була дип уйлау мошенниклар янавыннан да шул ук ысул белән котылырга этәрә. Бурыч җыю чире кеше психикасының какшавына китерә.

Бар нәрсәнең дә чиге булган шикелле бурычка яшәүнең дә ахыры бар. Чамадан тыш кредитлау әҗәтләрне түли алмауга китерә. Россия бүген үсешенең шул этабына аяк басып ята. Күп кенә экспертлар инде килеп туган вазгыятьне «коточкыч» дип атый. Суд приставларының федераль хезмәте банк кредитлары буенча түли алмаучылар саны 18 миллионга якынлаша дип белдерә. Төгәлрәк санны әйтсәк, 17,7 миллион кеше инде «яфрак асты»нда. Автор бурыч түли алмаучыларның революциягә кадәрге татарча атамасын кулланды. Татар әдәби теленә «яфрак асты» термины банкирлар жаргоныннан килеп кергәндер, мөгаен. Русча «яма», «долговая яма» дигән сүз кулланыла күбрәк. Менә шул «яфрак асты»нда яисә упкында 18 миллионга якын кеше яши. Бу – эш яшендәгеләрнең 23,3 проценты. 75,6 миллион эш яшендәге кешенең тагын күпмесе «яфрак асты»на керергә җыена – безгә мәгълүм түгел. Үсеш темпларын карасак, тагын берничә елдан ил белән «яма»да булачакбыз. 2020 елда бурыч түли алмаучылар саны 9 миллион, ягъни хәзергедән ике тапкыр кимрәк булган. 2021 елда – 12 миллион, 2022дә – 14,4 миллион. Үзәк банк төп ставканы күтәргәч, банкротлар санының тизрәк үсәчәген чамалау өчен «матанализ»дан имтихан биргән булуың кирәкми.

Вазгыятьнең мондый темплар белән начараюы рәсми даирәләрне дә уйга сала башлады. Россия Президенты ярдәмчесе Максим Орешкин бу уңайдан борчылу белдерде. Үзәк банкның банк көйләве һәм аналитика департаменты директоры Александр Данилов халыкның чамасыз кредит җыюы хәвефләнү уятуын әйтте.

Эшнең кыен ягы шунда: хөкүмәт һәм рәсми финанс хакимиятләре кредитлау хисабына үсеш моделеннән чыга алмыйлар. Кредитлауны туктату икътисадның җимерелүен вәгъдә итә. Дәвам итү дә һәлакәткә илтә, билгеле, әмма катастрофа ерак офыкта булып тоела. Төп ставканы күтәрү хисабына инфляцияне авызлыклыйбыз, кредитлауны киметәбез дигән ялгыш адым атларга туры килә. Башка илләр тәҗрибәсе бу юлның да һәлакәтле икәнен раслый. Әмма катастрофаның артка күчүе алдаучан тынычлык бирә. «Киләчәктә я патша үлә, я – ишәк, я – мин», – дигән Хуҗа Насретдин фәлсәфәсе белән яшәргә туры килә.

                              Рәшит Фәтхрахманов       


Фикер өстәү