Риман Гыйлемханов: Кап-кара малайга шикләнеп карап торам. Нәрсә инде бу, җә?!

Редакция урнашкан бинаның беренче катында кафетерий сыман нәрсә эшли башлады. Хуҗасы – Алия исемле сөйкемле, чибәр генә яшь ханым. Чир китсә дә, гадәт китми бит инде ул, бинага килеп керүгә, аяк шул якка атлый, димәк, яшьлектәге кайбер хисләр сүнмәгән-сүрелмәгән икән, дип шатланып та куям.

Алиянең шундый кафетерийлары тагын икәү икән. Берүзе өчкә бүленә алмый бит инде, шуңа күрә безгә чәй-каһвә эчертергә яшь кызлар тапкан. Бик сөйкемле, акыллы, тәрбияле алар, эчмәс җиреңнән эчәрсең…

Әмма беркөнне иртән кызлар урынында кап-кара егетне күрдем. Ак тешләрен ялтыратып кергән бер кешегә: «Здравствуйте!» – дип дәшә. Һәм ни гаҗәп, шул бинада эшләүчеләрнең күбесе аның яныннан тукталмыйча узып китә. Оят булса да, әйтим, каһвә өстәле ягына минем дә аяк тартмады. Юкса, әлеге кара егетнең кем икәнен дә белмим. Бәлки, ул үзенең кешелек сыйфатлары буенча күпләрне көнләштерерлек егеттер. Бәлки, мин дә аның кисеп ташлаган тырнагына да тормыймдыр. Әмма янына якын да киләсе килми. Нәрсә инде бу, җә?!

Әбәд вакытында беренче катка төштем дә ишек төбендә торган сакчы егет Андрейдан: «Бу егет кулыннан чәй, каһвә эчүчеләр күп булдымы?» – дип сорадым. «Раз, два и обчелся», – ди бу. Егетне кызгана башладым. Әмма бу хис ничек башланса, шулай туктап кала иде. Нәрсә инде бу, җә? Без бит балачактан «антисемитизм», «нацизм», «расизм» дигән сүзләрне ишетеп үскән буын. Без, үз чиратыбызда, тән төсенә карап кеше рәнҗетүчеләргә ләгънәт укый идек. Ә менә бүген күмер кебек кап-кара малайга ничектер үзем дә шикләнеп карап торам. Инде бер атна вакыт узса да, янына барган юк. Нинди юләр хисләр саклана икән минем күңелдә, җә? Белүемчә, расизм XIX–ХХ гасыр башында Европаның, Америка континентының күп кенә илләрендә тыелган иде. Әмма узган гасырның утызынчы елларында Германиядә хакимлеккә национал-социалистлар килгәч, бу ил «чиста раса җире» дип игълан ителде һәм «раса гигиенасы» уздырыла башлады. Гади генә әйтсәк, «ариец»лардан башка бар халыклар «тулар-тулмас» саналып, аларны бетерү максат итеп куелды.

«Ариец» дигән төшенчә дә, андый раса да хәзер бөтенләй телгә алынмый. Андый милләт юк та ул. «Ария» – борынгы һинд сүзе һәм «лаеклы», «затлы», «хөрмәтле» дигән мәгънәне аңлата. Алман нацистлары да үзләрен иң затлы, хөрмәтле санап, башкаларны, бигрәк тә яһүдләрне һәм славян халыкларын эзәрлекли башлаганнар, ягъни алар яшәргә лаек түгел дип. Бүгенге Украина милләтчеләре дә тач шул эзгә басты. «Руслар яшәргә лаек халык түгел, аларны Җир шарының теләсә кайсы ноктасында үтерергә кирәк кебек чакыруларны ишеткәч: «Теләсә кайсы халыкка хөкем карары чыгарырга аларның ни хакы бар?» – дип уйлап куясың.

Ни өчен зур сәясәткә кереп киттем соң әле? Сүзем беренче катта каһвә сатучы кара тәнле малай турында иде бит! Бер уйлаганда, зур-зур эшләр кечкенә эшләрдән башлана һәм бу язылмаган кагыйдә сәясәткә дә күчми калмыйдыр. Инде менә бер атнадан артык вакыт узгач, шикләнеп карауларымны бер читкә куеп, бу егет белән якыннан танышырга уйладым. Исемен сораган идем: «Ислам», – ди бу. Согуд Гарәбстаныннан икән. Ялгышлык белән: «А почему такой черный? Арабы обычно чуть светлее», – дип ычкындырдым. Ә ул: «Есть и чернее меня», – ди. Тән төсенә бәйләнүемә үпкәләмәде тагын. Ап-ак тешләрен күрсәтеп елмайды да: «А я – татарин», – дип куймасынмы?! Әле: «Исәнмесез!» – дип тә өстәде. Аның шаяртуына үпкәләмәдем, чөнки мине үзенчә якын итәсе, үз итәсе килүен сизенә идем.

Ислам Казан халкы, аерым алганда, татарлар турында бик югары фикердә. Казан химия-технология институтында дүртенче курста укуын һәм шул дүрт ел эчендә безне тәмам белеп бетерүе белән мактанды. «Хороший народ у вас», – ди. Ялагайлану, ярарга тырышуга охшамаган. «Бәндә баласы үзен дошман күргән кешеләр арасында яши алмый», – ди Ислам. Мин: «Яшиләр бит әле», – дим. Мин русча әйттем, сәясәт турында бәхәсләшергә Исламның татарчасы җитеп бетми иде. Ә ул: «Яшиләр, ну сугышып яшиләр», – ди.

– Ә нигә? – мин әйтәм.

– Чөнки үзләренең кеше икәнлекләрен онытып җибәрәләр.

Аның бу сүзләрендә бернинди яңалык та юк иде, тик шулай да гаҗәпләндерде Ислам мине. Ерак мәмләкәттән килеп Казанда гыйлем эстәүче, үз көнен үзе күрергә омтылып, буш вакытында каһвә сатучы, сәясәткә бернинди катышы булмаган кара тәнле бер егет бу дөньяда тату гына яшәп булуын әнә шулай гади итеп әйтте дә бирде бит.

Ә мин, карт җүләр, аның янына килеп сүз башларга, ул ясаган каһвәдән авыз итәргә шикләнеп йөрим. Барыбыз да кеше икәнне онытып җибәргәнмен, димәк.

Риман Гыйлемханов


Фикер өстәү