«Архипелаг – 2023» дрон ярышларында җиңгән Булат: «Көндәшләрем миннән куркып торды»  

Бүгенге героебыз Булат Нургалиев – Россиядә дрон операторлары арасында иң яше. Август башында ул «Архипелаг – 2023» дрон ярышларында җиңүче булды. Пилотсыз очу аппаратларының яшь операторы тугыз кубок һәм медаль яулады. Уңыш сере нидә? Киләчәккә нинди планнары бар? Булат белән әнә шулар турында сөйләштек.     

Кунагыбыз турында белешмә

– Булатка – 14 яшь.

– Казанның 6 нчы гимназиясендә 8 нче сыйныфта укый.

– Үз куллары белән 20дән артык очу аппараты җыйган.

– Гражданнар авиациясе пилоты булырга хыяллана.

– Булат, пилотсыз очкычлар белән кызыксынуың ничек башланды?  

– Мин һәрвакыт пилот булырга хыялландым. Дроннарны сынау белән өч ел элек кенә кызыксына башладым. Башта визуаль очышлар белән таныштым, бер елдан соң FPV форматына (видеоны реаль вакыт режимында мониторга, күзлеккә яки пилот шлемына трансляцияләү) күчтем. Мине әлеге кызыклы һөнәргә җәлеп итүе өчен әтием Марсельгә бик рәхмәтле. Хәзер ул – пилотсыз авиация буенча Татарстанның җыелма командасы тренеры.

– Син – иң яшь оператор. Күпкә өлкәнрәк һәм тәҗрибәлерәк булган көндәшләрең үзеңне ничек кабул итте?         

– Барысыннан да яшьрәк булгач, башта миңа балага караган кебек карадылар. Аннары үземә җитдирәк мөнәсәбәтне сиздем, хәтта куркалар кебек иде. Мин үземне танылган шәхес дип әйтә алмыйм, ләкин алар минем турында ишетеп беләләр иде. Өйдә бүләкләр өчен махсус киштәм бар, мин инде аларның күпме икәнен дә белмим.

– Син идарә иткән дрон трассада көндәшләреннән тизрәк очып, өч самолетны бәреп төшерде. Уңышыңның сере нәрсәдә дип уйлыйсың?  

Ярышлар җиңел булмады. 12 бүләк алу өчен күп көч куярга, бик нык тырышырга туры килде. Анда бит бөтен Россиядән җитди көндәшләр җыелган иде. Әмма мин үземнең җиңүемә ышандым. Мин һәрвакыт үз-үземә ышанам. Көндәлек күнегүләр дә үз нәтиҗәсен бирде дип уйлыйм. Көненә 6–8 сәгать әзерләндем. Минем җиһазларым да бик кәттә иде. Реакциям көндәшләрнекенә караганда тизрәк булды. Белмим, бәлки мин бала, ә алар олылар булганга шулай килеп чыккандыр ул.

– Күптән түгел син Россия Президенты Владимир Путин белән дә очраштың.  

– Президенттан Россиядә дроннар белән кызыксынучылар өчен коптер-парклар булдырырга сорадым. Аңа минем идеям ошады, моны эшләве мөмкин булуын әйтте. Мин моңа бик шатландым, чөнки дроннар белән мавыгучыларның легаль рәвештә оча алуын телим.

– Булат, киләчәккә нинди планнарың бар?

– Мине Мәскәүдәге зур компаниягә дроннар җыярга чакырдылар. Ләкин мин бармадым. Миңа укырга кирәк һәм мин киләчәгемне Казанда гына күрәм. Үскәч пилотсыз очу аппаратының профессиональ операторы булып эшләргә телим. Хыялым – граждан авиациясе пилоты булу һәм үз илемә ярдәм итү. Граждан самолетларын йөртергә дә өйрәнәсем килә. Мәктәптән соң очу училищесына керергә ниятлим.

Әңгәмәдәш – Ләйсән Сафина

 


Фикер өстәү