Рабит Батулланың яшьлектәге хыялы чынга ашкан. Аның уллары – Байбуллат белән Нурбәк – әтиләрен вертолетның алдагы утыргычына утыртып, күккә алып менгән. Егетләр әлеге күренешне видеога төшереп барган. Бу хакта Интертат хәбәр итә.
Байбулат әтисе Рабит Батуллага «Ялкын» журналының «Сора-у» тапшыруында: «Тормышыңдагы иң зур хыялың чынга аштымы?» – дигән сорау бирә. Рабит ага: «Очучы булырга хыялланган идем. Күзем зәгыйфь булды. Аны (хыялны) «забраковали», – дип җавап кайтара.
«Очып карар идеңме хәзер?» – дип янәдән сорый Байбулат. «Очып карар идем», – ди Рабит Батулла. Һәм видеоның икенче өлешендә Рабит Батулланың уллары белән очкыч янына барулары, аңа утырып, биеклеккә, Казан шәһәре өстенә күтәрелүләре күренә.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat