Рөстәм Миңнеханов Татарстанның чакырылыш комиссияләре составын раслаган

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов муниципаль районнар һәм шәһәрләрдә чакырылыш комиссияләренең яңартылган составын раслаган. Бу җәһәттән указ Рәиснең рәсми сайтына урнаштырылган.

Комиссияләр составы, кайбер әгъзаларының башка эшкә күчүе сәбәпле, хәрби хезмәткә чакыруны вакытында оештыруны тәэмин итү максатында яңартыла, диелгән документта.

Исегезгә төшерәбез: 1 октябрьдән көзге чакырылыш башланды. 18-27 яшькә кадәр егетләрне 31 декабрьгә кадәр армия сафларына алачаклар Россиядә барлыгы 130 мең кешене хәрби хезмәткә озату күздә тотыла.
Оборона министрлыгыннан хәбәр ителгәнчә, егетләр фәкать Россия территориясендә генә хезмәт итәчәк.


Фикер өстәү