Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов “Киләчәк уеннары”на әзерләнү буенча республика оештыру комитеты составына үзгәрешләр керткән. Бу хакта “Реальное время” яза.
Рәис Указы нигезендә, Роскомнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары – элемтә өлкәсендә контрольлек бүлеге җитәкчесе – Рөстәм Галәүтдинов комитет составыннан чыгарылган. Аның урынын идарә җитәкчесе Юрий Никитин биләячәк.
Шул ук вакытта оештыру комитетының берничә әгъзасы вазыйфасы атамасына төгәллек кертелгән:
* Руслан Власов – “ИТ-парк” югары технологияләр өлкәсендә технопарк” дәүләт автоном учреждениесе директоры;
* Раушан Зарипов – Министрлар Кабинеты Аппаратының Сәламәтлек саклау, спорт һәм сәламәт тормыш рәвешен булдыру мәсьәләләре җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы.
Исегезгә төшерәбез: 14 ноябрьдә “Киләчәк уеннары” Халыкара мультиспорт турнирына 100 көн калу билгеләп үтелде. Турнир 2024 елда Казанда үткәреләчәк. Мәскәүдә “Россия” Халыкара мегафорумы-күргәзмәсе кысасында бу уңайдан тантаналы чара үткәрелгән. Чарада уен талисманы һәм төп бүләге тәкъдим ителгән. Төп бүләк илнең төрле шәһәрләре буйлап сәяхәткә чыккан. Соңыннан ул Халыкара галәм станциясендә булып кайтачак.