Татарстанда Иске Шигали авылы янында юл-транспорт һәлакәте булган, дип хәбәр итәләр социаль челтәрләрдә.
Кадрларда ике машинаның кюветта ятуы күренә. Автомобильләрнең берсе әйләнгән.
Автомобильләр янына кешеләр җыелган. Беренчел мәгълүматләр буенча, һәлак булучылар бар.