«Сөенгән арада елап та ала». Батырлар әниләре турында сөйли

Гадәттә малайларны көрәшкә әтиләре йөртә. Без шулай күнеккән. Ә әниләре газиз уллары келәмгә чыккач нинди хисләр кичерә? Әниләр көне алдыннан Татарстан чемпионарыннан аларның иң кадерле кешеләре турында сораштык.

Раил Нургалиев, Теләчедән Рәзилә ханымның улы :
– Беләбез бит инде, һәр әни үз баласы өчен борчылып тора. Шуңа әниемне һәрвакыт сөендерергә тырышам. Әле бүген генә ике мәртәбә шалтыратып, хәлен белештем. “Әни, мин финалда, әни, мин җиңдем” дип хәбәр итеп тордым. Барлык әниләрнеке кебек аның да күңеле нечкә. Сөенгән арада елап та ала. Әлбәттә, минем җиңүләрдә аның да өлеше зур. Без кешедән калышмасын, бар нәрсәбез дә булсын дип фермадан кайтып кермәде. Көне-төне эштә булды. Шуңа күрә бу җиңүем дә әниемә бүләк булды.

Радик Сәлахов, Зәйдән Ләйсән ханымның улы:
– Беләсез бит инде, әтиебез тренер иде. Әмма безнең көрәшче булуып китүебездә әниебезнең дә өлеше зур. Ул гел ярдәм итеп, киңәшләрен биреп торды. Җиңелгән чаклар да бигрәк тә. Оттырып кайткач, кабат көрәшкә бармыйм дип көйсезләнгән вакытлар да булды. Әни исә безне көйли, тынычландыра иде. Әле дә кирәк чакта сүзен әйтә. Кайсы гына турнирда булмасын, без аның белән һәрвакыт элемтәдә.

Илсур Гыймадетдинов, Кукмарадан Нурисә ханымның улы:
– Әйе, көрәшчеләрнең әниләре бик борчыла. Табып үстергән баласы имгәнмәсен дип куркалар. Минем әни бу мәсьәлдә бераз тынычрак. Әти дә көрәшче булгач, аның өчен гадәти нәрсә инде ул. Әмма ярышка чыгып китә башласак, сау-сәламәт әйләнеп кайтуыбызны теләп тора. Хәтерләсәгез, ике ел элек Минзәләдә Муса Җәлил бәйгесендә җиңүемне әле яңа гына дөньяга килгән кызыма багышлаган идем. Ә бәйрәм алдыннан Татарстан чемпионы исемен яулавым әнием хөрмәтенә булсын!

Илмир Төхфәтуллин, Балык Бистәсеннән Гөлшат ханымның улы:
– Спортка мине әти кертеп җибәрде. “Улым, синең бер эшең дә юк. Шуңа күрә укуда һәм спортта тырыш”, – дип еш кабатлый иде. Әни ашатты-эчертте һәм мине спортка кереп китәрлек итеп үстерде. Әлбәттә һәр әни баласының җиңүләренә сөенә. Минем әни дә шулай. Әмма мин көрәшкәнне карамый, бик борчыла. Мин исә аның борчуларын җиңү белән киметергә тырыштым.


Фикер өстәү