Путин киләсе атнада сәламәтлек, фән һәм яшьләр сәясәте мәсьәләләре белән шөгыльләнәчәк

ВГТРК журналисты Павел Зарубин якын көннәрдә президент Владимир Путинның эш графигы турында сөйләде.

«Президент киләсе атнада XXV Бөтендөнья рус халык соборында катнашучыларга мөрәҗәгать итәчәк, берничә яңа медицина объекты ачачак, шулай ук президент графигында яшь галимнәр белән аралашу планнаштырылган», — дип хәбәр итте Зарубин үзенең Telegram-каналында.

Моннан тыш, киләсе атнада дәүләт башлыгы балалар һәм яшьләр гомумроссия хәрәкәтенең «Беренчеләр хәрәкәте» күзәтү советы әгъзалары белән аралашачак. Әйтергә кирәк, Владимир Путин бу оешманың күзәтү советын җитәкли.

 


Фикер өстәү