ХАМАС хәрбиләре Россия паспортына ия булган тоткынны иреккә чыгарганнар. Хәрәкәт вәкиле моны Россия Президенты Владимир Путин үтенеченә җавап дип атады.
Аның исеме — Рон Олег улы Кривой. Channel 12 хәбәр иткәнчә, сүз Россия паспортына ия булган израильле турында бара.
ХАМАС һәм Тель-Авив 24 ноябрьдән Газа секторында һәм Израильдә Палестина тоткыннарын алмаштыру өчен утны туктаттылар. Үзара килешү 27 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.