Рөстәм Миңнехановка электрон калдыкларны эшкәртү проектын тәкъдим иттеләр

Егәрлеге елына 50 мең тоннага якын булуы көтелә.

“АЦМ” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Томаш Навратил “Татнефтехиминвест-холдинг” акционерлык җәмгыятенең Директорлар советы утырышында Татарстанда электрон калдыкларны һәм пластик эшкәртүне җайга салу тәкъдиме белән чыккан.

Европа берлеге илләрендә 30 еллык эш тәҗрибәсенә ия булган “Praktik System” компаниясе Татарстан Республикасында уртак предприятие ачарга ниятли. Анда көнкүреш техникасының һәм иске автомобильләрнең пластигын сүтеп алу күздә тотыла. Предприятиенең елына 50 мең тоннага якын калдык эшкәртүе күздә тотыла.

Бу карар бик күп чүптән котылу мөмкинлеге бирәчәк. Проектны уңышлы гына үстерү очрагында БРИКС+ илләре өчен комплекслы чишелеш уйлап табу карала. Аны 2024 елның октябрендә Казанда саммит узганнан соң тәкъдим итәргә мөмкиннәр.

Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов бу мәсьәләнең бик актуаль булуын белдереп, вице-премьер – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченкога төбәк оешмалары һәм предприятиеләре катнашында очрашу уздырырга тәкъдим иткән.


Фикер өстәү