«Фатирыгыз җылымы, машинагыз кабындымы?»

Бу көннәрдә иртән социаль челтәрләрдән көн саен ишелеп килә торган «Хәерле иртә!»ләргә, чәчәкле-чуклы открытка-теләкләргә яңа эчтәлектәге сүзләр өстәлде. Әлеге хәбәрләр гадәттә «Сездә ничә градус?» дип башлана. Авылныкылар шәһәрдәгеләрдән: «Фатирыгыз җылымы, машинагыз кабындымы?» – дип сораса, шәһәрнекеләр (авыл белән элемтәсе өзелеп бетмәгәннәр): «Малларыгыз нишли? Туңмыйлармы?» – дип, абзардагыларның хәл-әхвәлен белешә. Аннары гына: «Газ-электрлар бетмәдеме?» – дип сорый. Машиналарга чират ахырдан. Чөнки беләләр: мондый салкыннарда авылның җанын авырттырган үзгә проблемасы – туңганын да, өшегәнен дә әйтә белми, хуҗаларының күзләренә генә карап тора торган  мал-туары бар.  Авыл кешесе үзеннән дә битәр әнә шул җан ияләре өчен борчыла. «Үзебез җылы, якты өйләрдә, хайваннарга бигрәк салкын», – дип уфтана ул.

Ике авыл кешесе очрашса да, хәл сорашу дигәнең: «Малларыгызны нишләттегез?» – дип, үзара тәҗрибә уртаклашуга кайтып кала. Хәзер бит авылларда да агачтан бурап ясалган абзарлар юк. Күп кешедә блоктан, кирпечтән өелгән яки беркадәр җылытылган заманча материаллардан эшләнгән тораклар. Маллар ел әйләнәсе бер үк урында асрала (элек салкыннарда бура абзарларга күчерәләр иде). Шунлыктан эре мал күп булган тораклар җылырак була, җәен, киресенчә, андагы малларны эсселек, һавасызлык, чебен җәфалый. Тик бүген инде җәйге эсселәрдә әлсерәгәннәре, болыт күк ябырылган чебеннәре онытылды, салкыннарда аларга барыбер җылырак, дип шөкер итәсең (чебен димәктән, кайбер шаянрак кешеләр әле дә, урамга чыгып, туңып кергән саен: «Аның каравы чебен юк», – дип сөенә икән. Оптимистлар һәрнәрсәдән бер плюс таба).

«Малларыгызны нишләттегез?» – дигән сорауга җаваплар төрле. Кемдер: «Кырдагылар ачлы-туклы да йөри әле, түзәрләр», – ди ваемсыз гына. Битараф булмаганнар исә ишекләрен дә өстәмә җылыта, бүлемнәрне дә тышкы яктан иске юргандыр, паластыр, калын җәймә ише әйберләр белән төрә. Малларга суны да кайнаррак, ризыкны да тулыклырак, мулрак бирергә тырыша.

Башка елны, сыер булганлыктан, бозаулар туңар дип уйлап та карамый идек. «Аномаль суыклар килә», – дип алдан куркытуларның бер файдасы булды: абзарның буш өлешенә салам-печән төшереп өйдек, урам ягына стена буйлап ике рәт түкле салам тездек, асларына калынрак итеп түшәдек. Аларга иптәшкә җиде песи дә кереп кунаклады. Гомер булмаганны, берсе шул көннәрдә бәбиләгән булып чыкты. Инде аларын өйгә алып керәсе булырмы дигән идем, тирән итеп саламны казып төшеп, урын ясап бәбиләгән икән. Шөкер, дүрт бәбие дә исән-сау, песиләр (ни дисәң дә, җидесе дә ана!) аларга туңарга ирек бирми. Башка елны этебез салкыннарда да беркайда тормый, кая гына кертсәк тә, өреп, чыгам дип, еламсырап, үз оясына чыгарта иде. Быел картайды шул, өстәвенә корсак астыннан зур гына шеш тә асылынып төште. Көннәр суыта башлауга, ул үзе, ярдәм сораган кебек, оясына да керми, тәрәзә каршында әрле-бирле йөри башлады. «Әйдә», – диюемә, абзарга йөгерә-йөгерә керде мескенкәй, сыер торган урынга бәйләдек. Ничә көннәр тынын да чыгармый. Шулай итеп, бер абзарга сан ягыннан җан ияләре шактыйга җыйналды. Тик абзар гына сыер торгандагы кебек түгел, җылылык чыганагы да ул булган икән шул…

Гомер булмаганны, бу юлы синоптикларның: «Аномаль салкыннар килә», – дигән хәбәре сәгате-минуты белән, хәтта әйткән градусларына кадәр туры килде. «Инде салкыннар бу атнада чигенә, көннәр җылыта», – дигән хәбәрләре дә рас килсә иде. Үзебездән бигрәк, мал-туарлар өчен дип көтәбез.

Фото: zoolandy.ru

 


Фикер өстәү