Гимназиядә балаларны үлемнән коткарып калган укытучы фаҗига турында сөйләгән

7 декабрь көнне Брянск гимназиядәге фаҗигагә гаепле кешеләрне ачыклау дәвам итә, дип яза “КП”. Ул көнне иртән 14 яшьлек Анна Трунева (исеме үзгәртеп бирелә) биология дәресе вакытында үзенең сыйныфташларына утлы коралдан ут ачкан. Бер кыз һәлак булган, 5 бала зыян күргән. Анна соңыннан үз-үзенә кул салган. Кызның әтисе әлеге эш буенча гаепле дип танылган. Аны утлы коралны саксыз саклауда һәм кызын үз-үзенә кул салуга җиткерүдә гаеплиләр. Ир-атны ике айга кулга алганнар.

Мәктәп хезмәткәрләре арасында да гаеплеләрне тапканнар. Гимназия директоры урынбасарына 2 айга өй аресты билгеләгәннәр. Педогогны эшкә салкын карауда гаеплиләр. Тикшерүчеләр үйтүенчә, нәкъ менә ул гимназияне саклауны, уку йортына керү-чыгу режимын үтәүне күзәтергә тиеш булган. Әмма укучы кыз гимназиягә бернинди комачаулыксыз утлы корал белән үтеп керә алган.

Шул ук вакытта җәмәгать эшлеклеләре мәктәпнең кайбер хезмәткәрләрен бүләкләргә өнди. Әйтик, 26 яшьлек биология укытучы Офеля Мкртчянны алар чын мәгънәсендә герой дип бәяли: ул атыш вакытында нәкъ менә шул сыйныфта булып, балаларны үлемнән коткарган. “Зов народа” мәдәни-тарихи хәтерне һәм рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклау буенча төбәкара иҗтимагый хәрәкәте төбәк губернаторына әлеге укытучыны “Үлемнән коткарган өчен” медале белән бүләкләү үтенече белән мөрәҗәгать юллаган.


Фикер өстәү