Махсус урында гына шуасы!

Россиядә тюбинг, “ватрушка”ларда барлык таләпләргә туры килгән ял итү урыннарында гына шуарга рөхсәт итмәкчеләр. Россия Дәүләт Думасының гаиләне саклау, ата-ана, бала мәсьәләләре буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Татьяна Буцкая шундый тәкъдим белән чыккан. Дөрес, кыш җитүгә, елның-елында шундый фикер ишетергә туры килә анысы. Әмма хәзер аны закон нигезендә беркетмәкчеләр.

– “Ватрушка” белән берничек идарә итеп булмый. Өлкәннәр аны ничек тә иярли ала әле. Әмма анда бала утырса, аның бик җитди җәрәхәтләр алачагы көн кебек ачык. Шуңа күрә халык телендә тюбинг, “ватрушка” дип йөртелгән җайланмалар ярдәмендә аттракцион кебек махсус ял итү урыннарында гына шуарга кирәк, – ди проект авторы.

Кыш башланырга да өлгермәде, Чувашия, Ленинград өлкәсе, Омск шәһәрендә шундый аянычлы очраклар теркәлгән инде. Зыян күрүчеләрнең барысы да диярлек балалар. Күбесенең “ватрушка”да тау шуганда баш мие селкенгән, аяк-куллары сынган, эчке органнарына зыян килгән. Бәхеткә, әлегә Татарстанда “ватрушка”да шуып имгәнүчеләр юк. Әмма узган елларда әлеге куркыныч уенчык республикада да бик күп кешегә зыян салды.

Тюбингның ни дәрәҗәдә куркыныч җиһаз икәнлеген табиблар да гел искәртә килә. Республика балалар клиник хастаханәсенең травматология бүлеге мөдире Руслан Хәсәнов сүзләренә караганда, әлеге куркыныч җайланма сәгатенә 50 чакрым тизлек белән хәрәкәт итә. Шуңа таудан “ватрушка” белән шуып төшкән кешенең, бигрәк тә баланың, берәр кая килеп бәрелгән очракта, имгәнәсе көн кебек ачык.

– Анда шуганда бала ныклап тотына алмый. Шуңа күрә “ватрушка”да шуу еш кына баланың оча, муен сөяге җәрәхәтләнү белән тәмамлана. Баш белән аякларга да аеруча зур куркыныч яный. Кызганыч, үлем-китемгә китергән очраклар да күзәтелә. Чана белән азмы-күпме идарә итеп була әле. Аны аяк белән туктатып калырга да, кирәк икән, янга аварга да мөмкин. Шуңа күрә “ватрушка»да махсус җайлаштырылган урыннарда гына шуарга кирәк, – ди табиб

Белгеч балалар арасындагы имгәнү очракларын катлауландырган тагын бер җитди сәбәпне атый. Ул да булса, балаларның имгәнгән очракта да кай җире авыртуын әйтмәве. Зарланмагач, ата-ана да аны-моны абайламыйча кала.

– Әгәр бала белән урамнан кергәч, ул авыртудан зарланса, хәле бер сәгатьтән соң да рәтләнмәсә, имгәнгән урында кара көйгән тап пәйда булса, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бала үзенә хас булмаганча йокымсырап йөрсә, нейрохирургка баруыгыз хәерле. Сабыйның баш мие селкенгән булырга мөмкин, – ди белгеч.

 


Фикер өстәү