«Зурлар» кызыксынмагач… Балалар репертуары ник сай?

Бар да кебек, барлый башласаң, юк та. Сүзебез – балалар өчен иҗат ителгән җырлар турында. Килешерсезме-юкмы: хәзер сәхнә тоткан балалар авызыннан үз яшьләренә туры килердәй җырлар бик сирәк ишетелә. Әйтик, яралы, җавапсыз мәхәббәт хакында җырларга тырышалар. Монда бала-чаганың гаебе юк та кебек. Оясында ни күрсә, дигәндәй…

Балалар өчен яңа җырлар ник юк? Булып та, ни өчен алар популяр түгел? Репертуар сайлаганда, балалар, педагоглар һәм ата-аналар нәрсәгә игътибар итә? «ВТ» хәбәрчесе шушы сорауларга җавап табарга тырышты.

«Зурлар» кызыксынмагач…

– Чынлап та, моннан дистә ел элек нинди җырларны җырлаган булсак, әле дә шуларны җырлыйбыз икән. «Чыршы, чыршы»ны, Гөлшат апа Зәйнәшеваның «Җырлыйм әнием турында» җырын, мәсәлән. Алар инде күптән классика, онытылмыйлар. Ә яңа балалар җырлары, чынлап та, хәтергә бик кереп калмый… – ди балалар язучысы, журналист Алмаз Гыймадиев.

Бу хәлнең сәбәпләрен дә атады:

– Балалар өлкәсенә бәйле бөтен нәрсә – әдәбиятмы, музыкамы – икенче планда. Никтер бездә беренче урында һәрвакыт – зурларныкы. Бу бик кызганыч, әмма бу шулай.

Бу җәһәттән язучылар: «Балалар өчен язу авыр, балаларның психологиясен белергә кирәк», – дип әйтеп кул селтәгәнне башкалар да алынырга атлыгып тормыйдыр, билгеле. Шулкадәр авыр өлкә булгач… Югыйсә зурлар өчен хитлар көн саен туа ласа.

– Зурлар җырлый торган шәп җырлар гел чыгып тора. Ә менә: «Быел балалар өчен нинди шәп җыр язылды?» – дип сорасалар, берәү дә берни әйтә алмастыр, – ди Алмаз Гыймадиев.

Әңгәмәдәшебез, мәсьәләне хәл итүгә бер нәрсә булышыр иде, ди. Ул да булса – балалар өчен фильмнар.

– Русларда бит күп кенә шәп җырларны балалар өчен фильмнарда файдаланалар. Шуннан ишетеп, отып та калалар. Мәсәлән, «Приключение Электроника» фильмындагы җырларны гына алыйк. Ә бездә балалар өчен фильмнары да юк әле аның. Менә ничек барысы да бер-берсенә бәйләнеп бара бит ул, – диде Алмаз Гыймадиев. – Татар балалары шуңа да чит җырларны көйләп йөри, ә сәхнәдән зурлар җырын җырлый.

Җырлары бар, ә җырчысы?

Мультиинструменталист, музыкант, мөгаллим Ильяс Фәрхуллин балаларның эстрада җырларына, аерым алганда, мәхәббәт темасына тартылуы аларның иртә җитлегүенә бәйле дип саный.

– Иртә җитлегү дигәндә нәрсәне аңлыйбыз? Аларның хәзер бар нәрсәсе бар, алар җәмгыятькә бик тиз җайлаша белә. Шул җайлашу нәтиҗәсендә бик иртә гашыйк та булалар, бик иртә аерылышалар да. Балалар өчен бик күп нәрсәгә ишекләр ачык: телефон, интернет, башкасы, дисеңме. Әйтик, минем беренче телефоным 14 яшьтә генә барлыкка килгән иде. Анысы да – шалтырату өчен генә яраклысы. Балалар хәзер бөтен нәрсәне күреп үсә. Балалар өчен җырлар юк дип әйтү дөрес булмас. Алар языла. Махсус конкурслар да бар бит. Җырлар бар. Аны кызыксынып җырлаучы балалар гына юк дәрәҗәсендә, – ди Ильяс.

Кызыксыну димәктән. Әңгәмәдәш, монда ал хыялларга бирелеп булмас, ди.

– Бу заманда андый җырларга кызыксыну уятып буламы икән? Белмим. Берәр балалар җыры ялгыш кына хитка әверелсә, бәлки, аз булса да кызыксыну туар иде. Берничә ел элек «Синий трактор» дигән җырны бөтен дөнья җырлады. Шуның кебек җыр кирәк, – ди ул.

Халык җырларына да «почет»

Казанда яшәүче Зөлфирә Җаппарова – өч бала анасы. Кызлары Мәрьямне күпләр «Шаян ТВ» каналы аша да танып белергә мөмкин. Кызчык җыр сәнгатенә гашыйк, Казан шәһәренең 1 нче музыка мәктәбендәге «Сөембикә» вокаль ансамбленә йөри. Репертуарны алар ничек барлый икән? Балалар җырына кытлык сизәләрме?

Зөлфирә ханым әйтүенчә, хәзер, киресенчә, авторлар белән эшләү, балалар репертуарын баету өчен шактый эш башкарыла.

– Балалар өчен җырлар юк дип өздереп әйтеп булмый. Текст белән эшләргә кирәк. Халык җырлары арасында да балалар башкара алырдайлары шактый. Кызым йөргән ансамбльдә балалар классикага өстенлек бирә. Монда мәхәббәт турында гына җырлар юк. Туган як, табигать, туган җир, Казанга бәйле җырлар, мәсәлән. Мәрьям халык җырларын яратып башкара, шулай ук классикларыбыз әсәрләрен. «Илкәем», «Иртәнге нур», «Идел буе каеннары», махсус «Балачак җыры» проекты өчен язылган «Әнием – газиз кешем» җыры… Хәзер кызым Мәрьям «Җидегән чишмә»не өйрәнә. Хәер, аны да балалар җыры дип әйтеп булмыйдыр. Әмма укытучысы: «Тавышына һәм башкара алу мөмкинлегенә туры килә», – диде. «Ни өчен балалар мәхәббәт турында үзләре дә аңлап бетермәгән җырлар җырлый?» – дигән сорауга әйләнеп кайтсак, җыр буларак аларның безнең халыкта популяр булуы роль уйный дип саныйм. Балалар өчен дип язылган җырлар популярлашып китә алмый, ә зурларныкы гел колак очында булгач, танылган. Балаларга да кеше телендә булганны башкару кызык. Әмма аларның яшенә туры килмәве – хак, – ди Зөлфирә Җаппарова.

Кызы Мәрьям исә, үсмерләр өчен җырлар күбрәк булсын иде, дип тели.

– Балалар бакчасында йөрүче нәниләр өчен җырлар күп. Башкару өчен алар бик җиңел, бер октава эчендә, күңелле җырлар ул. Әмма үсмерлек яшенә җиткән балаларга инде музыкаль яктан тавыш мөмкинлеген үстерердәй, сүзләре дә туры килгән репертуар сайлау авыррак, – ди ул.

Соңгы сүз урынына

…Кулга каләм алырга этәргән сәбәпне дә атап үтсәк, дөрес булыр. Бер җырчының концертында ир баланың сәхнәдән «җавапсыз мәхәббәт», «бергә була алмадык» дип моңлануы гаҗәпкә калдырган иде «ВТ» хәбәрчесен. 10–14 яшь арасында шулкадәр хәсрәтле, яралы мәхәббәт буламы икән ул? Баланың үзе кичермәгән хис турында җырлавы ышандырмый да, ихлас та түгел.

Конкурсларда бәяләнгән, урын алган җырлар җыентык итеп басылгандыр, балалар бакчасында, мәктәпләрдә дәресләр кысасында башкарылалардыр, – анысына шик юк. Әмма ул җырлар зур сәхнәләрдә ишетеләме? Эфирда, радиода яңгырыймы? Әллә без генә ишетмибезме? Соңгысы булса – бик хәерле. Танылу алганмы алар? 10–15 ел узгач, алар белән ни булыр?

Әлбәттә, балаларны хәзер «Салют сиңа, Муса Җәлил!», «Зәңгәр күл» ише җырлар белән кызыктырып булмый. Туган як, әти-әни, туган тел кебек үлмәс темалар бар һәм булыр, әмма замана баласының кызыксынулары бүтән. Халыкчан да булсын, кызык та, заманча да. Хәзерге балалар җырына әнә шундый таләпләр куела булса кирәк. Таләпләр үтәлерме?


Фикер өстәү