Артист Алексей Черных 44 яшендә вафат булган. Россия актеры «Ищейка» һәм «Глухарь» сериалларыннан соң танылды. Хезмәттәшенең үлеме турында театр һәм кино актрисасы Екатерина Соломатина үзенең социаль челтәрләрендә хәбәр итте.
— Бүген минем курсташым Леша Черных — акылга сыймаслык талант кешесе вафат булды, — дип язган Соломатина.
Черных үлеменең сәбәбе әлегә әйтелми.