Сәясәтче: Мин Россия белән Украина арасындагы низагны 24 сәгать эчендә чишәргә сәләтле

АКШ экс-президенты Дональд Трамп, киләсе президент сайлауларында җиңгән очракта, Украинадагы конфликтны тиз арада чишәргә вәгъдә итте, дип яза «РИА Новости».

«Мин Россия белән Украина арасындагы бу коточкыч низагны президент вазифасына керер алдыннан ук 24 сәгать эчендә хәл итәчәкмен», – дигән ул.

Шулай ук ул моны ничек эшләячәген сөйләде.

«Мин Путинны яхшы беләм, Зеленскийны беләм, без моны җайга салачакбыз», – дип өстәгән ул.

 


Фикер өстәү