Рушания Низамова: «Кызык хәлләрне урамнан эзләп йөрмәдем»

Бала күңелен ничек аңларга? Укучыларны ничек яраттырырга? Аксубай районының Яңа Дума авылында яшәүче язучы, шагыйрә, 40 ел гомерен мөгаллимлеккә багышлаган, гыйнвар башында 80 яшьлек юбилеен бәйрәм иткән Рушания Низамова белән әңгәмәбезне шул сораулардан башлаган идек. Үзебез дә сизмәстән, Нәҗип Думавига, аның варисларына һәм язмыш сынауларына да барып җиткәнбез…

«Роберт белән икебезнең холыклар бер иде»

– 80 яшегезне нинди уй-хыяллар белән каршы алдыгыз?

– Хикәяләр тупланган китабымны чыгарырга ниятләгән идем дә, нәшриятта чират тимәде. Мин аны көтеп ятмыйм инде, акчамны түлим дә икенче нәшриятта бастырып кайтырга уйлап торам. Күптән түгел генә мәктәптә балалар белән очрашуда булдым. Шигырьләремне укыдылар. Күңелем тулды шунда… Шигырьләремне китап итеп туплап чыгару теләге уянды. Менә шундый матур уй-хыяллар белән яшәп ятам.

– Сезнең «Бәхет» исемле китабыгызга кереш сүзне Роберт Миңнуллин язган. Ул сүзләрдән җылылык бөркелә. Сез аның белән яхшы дуслар булгансыз, ахры?

– Безнең кебекләр турында «җеннәре туры килә» диләр. Роберт белән без биш ел бергә укыдык. Икебезнең дә холыклар бер иде. Хатыны белән дә, әнисе белән дә яхшы мөгамәләдә булдык. Робертның иҗатын  бик хөрмәт итәм мин. Балалар өчен Шәүкәт абый белән ул гына шулай яза белде. Кереш сүзгә килгәндә, «Бәхет» китабын чыгарганда, тагын кем язсын инде, дидем дә, Робертка мөрәҗәгать иттем. Чыннан да, шундый матур итеп язган иде ул аны…

– Сезнең иҗатыгызга аеруча тәэсир иткән язучы бармы?

– Балалар өчен хикәяләр, повестьларны рус язучысы Николай Носов әсәрләреннән илһамланып иҗат иттем. Алар нәкъ аның әсәрләре кебек юмор белән язылган. Гариф Гобәй, Чыңгыз Айтматов әсәрләре күңелемә якын. Аннан соң, Америка язучысы Марк Твенның «Том Сойер маҗаралары» да өстәл китабым булды. Күңелем төшкән саен алып укыйм мин ул әсәрне.

«Баланы яратырга кирәк»

– Рушания апа, ә бала күңеленә юлны ничек табарга соң?

– Дәресләр вакытында минем бер гадәтем бар иде. Өйгә бирелгән дәресне сорагач, яңа теманы сөйләгәч, ун минут вакыт калдырам. Шунда балаларга үзләре тарыган кызыклы хәлләрне сөйләтә идем. Аларга шул җитә кала: берсен-берсе уздыра-уздыра сөйләргә тотыналар. Әсәрләремдәге кызык хәлләрне урамнан эзләп йөрмәдем, балалар үзләре сөйләгәннәрне яздым. Аларны бары тик ишетергә, күрә белергә генә кирәк.

Ул әсәрләрдә укучыларыгыз үзләрен таныймы?

– Таныйлар! Әсәрләремне укыганда: «Апа без бит бу, безнең турында язгансыз бит», – диешәләр. Шулай дигәч, мин аларны мактап куям. Дәресләрем бик кызык үтә иде. Укучыларыма дус булырга тырыштым, «2ле» куймадым. Алар минем дәрескә яхшы әзерләнеп килә иде. Өй эшен тиз генә сөйләп чыккач, ахырдан укырга вакыт кала бит. Ә алар мин укыганны тыңлап утырырга бик яратты.

«Балаларны яратырга кирәк. Сине яратсыннар, дисәң, син дә ярат. Бала укытучының яратуын күзеннән күрергә тиеш. Аннан соң, кеше алдында, яшьтәшләре янында аның дәрәҗәсен төшерергә, кимсетергә ярамый. Бүгенге укытучыларга әйтәсе килгән сүзем шул».

Язмыш сезне сындырырга тырышып караса да, бирешмәгәнсез. Улыгыз Фәнискә ана назы бүләк итеп, аны аякка бастыргансыз…

«Балаң үле туды», – диделәр миңа. Югыйсә бер сабыйның кычкырып елаганын ишеттем бит! Башка бала булган икән… Кан йөрешем дөрес булмагач, башка бала алып кайтмаска куштылар. Ул чакта нарасыемны да, иремне дә җир куенына тапшырдым… Адәм баласы түзә бит ул. Шулай 10 ел узып китте. Бервакыт балалар йорты турында язарга туры килде. Шундый йортларның берсенә килеп керүгә, сабыйлар урап алды. «Әни, әни!», «Мама, мама!» – диешәләр… Почмакта утыручы ябык кына бер малайга күзем төште. Балалар йорты директорына бардым да: «Кәҗәм бар, авылда яшим. Бу малайны бирегез әле миңа», – дидем. Ул чакта ике ел көтәргә кирәк дигән закон бар иде. «Хәзер аласыгыз килсә, министрлыкка барыгыз», – диделәр. Шул ук көнне Казанга киттем. Ир-ат кыяфәтле бер ханымга барысын да аңлаттым. Ә ул һаман шул законны кабатлады. Шулчак тотындым еларга… Әллә кызганды, әллә башкасы шунда: балалар йортына шалтыратып, ул баланы миңа бирергә кушты.

Фәнискә ул чакта 3 яшь иде. Бик кечкенә чагыннан ук иң зур терәгем, сердәшем, киңәшчем булды ул бала. Мәктәпкә укырга кергәч, «Син балалар йортыннан кайткан», «Син әниеңнең үз баласы түгел» ише сүзләр әйткәннәр аңа, берсен дә сиздермәде шуның. Тырыш, үҗәт булды, бер генә кире сүз дә әйтмәде. Өч диплом алды. Бүген менә, шөкер, яраткан эшен тапты: район мәдәният йортында режиссер булып эшли. Гаиләсе белән Аксубайда яши.

«Әти-әниемә никахны Нәҗип Думави укыган»

– Сез бит әле – Нәҗип Думавиның иҗат һәм тормыш юлын да өйрәнгән кеше. Аңа белән бәйле тарих сәхифәләреннән кайсылары аеруча истә калган?

– Нәҗип Думави коточкыч ачлык чорында – 1921 елда – безнең авылның мулласы вазыйфаларына керешә. Ә мулла булырга аны халык күндерә. «Ачлыктан ярты авыл үлеп бетте, Аллаһы Тәгаләдән сорыйк инде», – дип ялваралар аңа. Нәкъ шул елны безнең әти белән әни никахлашырга карар кыла. Никах укырга Нәҗип Думави килә. «Ул бездә чакта, бер генә балабыз булса да Думавига охшасын иде, дип теләп утырдым. Үзе галим, үзе мөгаллим, үзе шигырьләр яза, белмәгән нәрсәсе юк», – дип сөйләгән иде әни. 10 баласының берсе, ягъни мин гомерем буе Нәҗип Думави укыган мәктәптә балаларга белем бирдем, балалар өчен китаплар язам. Димәк, әнинең ул чакта теләгән теләге кабул булган.

– Аның варислары белән аралашасызмы?

– Нәҗип Думавиның 7 баласы була. Билгеле булганча, гомеренең соңгы елларын Сәмәркандта уздырырга мәҗбүр була ул. Бүген аның онык-оныкчыкларының күпчелеге шунда яши. Ә өченче баласы – Чыңгызның кызы Гөлнара Тахтамышева Казанда гомер кичерә. Нәҗип Думавиның Яңа Думада узган бер генә юбилеен да калдырмады ул. Ләкин, кызганыч, күптән түгел узган 140 еллыгына гына кайта алмады. Югыйсә шундый матур китап чыгарган идем. Нишлисең, заманасы шундый бит…

 


Фикер өстәү