«Ватаным Татарстан» Арбор авылында газета укучылары белән очрашты

Балтач районы Арбор авылы Республикабызда «Ватаным Татарстан» газетасын иң күп алдыручы авылларның берсе. Һәр өч йортның берсендә яратып укыйлар.

Бу хезмәттәшебез Зөлфия Халиуллинаның туган авылы. 8 март бәйрәме уңаеннан ул үзенең газета укучы авылдашлары белән җылы очрашу үткәрде.

Очрашуга шагыйрә, бик күп җырлар авторы, Казанда яшәп иҗат итүче Арбор кызы Резеда Гобаева да кайткан иде. Мәдәният, әдәбият яңалыклары турында сөйләде, шигырьләрен укыды.

Шигыриятле, җырлы, чәйле очрашу мизгелләрен сез дә күреп китегез. Резеда Гобаева сүзләренә «Тапшырылган хатлар» спектакленнән Галия җырын Әкьлимә Хабибуллина башкара. Мондый матур очрашуларны сезнең авылда да үткәреп була.

Дәшегез генә, без киләбез💚


Фикер өстәү