“Нурлы Рамазан” бәйгесенә Татарстанда 17 йортны бизәгәннәр

Татарстан мөфтияте оештырган “Нурлы Рамазан” бәйгесенә гаризалар кабул итү төгәлләнде. Конкурсның беренче этабы нәтиҗәләре буенча Татарстанның төрле почмакларында шәхси йортлар, мәчетләр, кибетләр, кафелар – барлыгы 52 урын бизәлде.

Шунысы игътибарга лаек, быел бәйгедә шәхси йортларда яшәүчеләр аеруча актив катнашты. Андыйлар – 17 катнашучы, нигездә алар Кукмара районыннан (7 гариза). Шулай ук Яшел Үзән һәм Саба районнарыннан катнашучылар бар (3әр гариза). Кукмара мөхтәсибәтендә шәхси секторда тулы бер урамны да бизәгәннәр.

Бу юлы шулай ук мәчетләр һәм мөселман белем бирү учреждениеләре дә узган елга караганда күбрәк. Казаннан, Чаллыдан, Әгерҗе, Әлмәт, Арча, Әтнә, Балтач, Бөгелмә, Югары Ослан, Биектау, Чүпрәле, Алабуга, Яшел Үзән, Кукмара, Мамадыш, Мөслим, Яңа Чишмә, Тукай, Чирмешән, Нурлат мөхтәсибәтләреннән 28 катнашучы гариза тапшырган.

Бәйгедә шулай ук 7 җәмәгать урыны катнаша. Болар – Актаныш районындагы «Таңсылу» банкет залы, Казан шәһәренең «Әхмәдзәки» мәчете каршындагы «Halal food» кафесы, шулай ук Кукмара районындагы «Хәләл» кибете, Питрәч мөхтәсибәтенең Габдрахман ибне Гауф исемендәге мәчете һәм Саба районындагы «Империя Цветов» һәм Казанның «Казпринт» компаниясе, Түбән Кама районындагы «Давай Меняться» своп-маркеты. Алар дин кардәшләребезне каршы алып, аларга бәйрәм кәефе бүләк итү өчен үзләренең керү юлларын бизәде.

“Нурлы Рамазан” бәйгесе икенче тапкыр оештырыла. Иң матур бизәлеш иясенә “ДУМ РТ Хаҗ” рәсми операторыннан хаҗга юллама бүләк ителәчәк. Финалистлар 2024нче елның 9нчы апрелендә игълан ителәчәк, ә бәйгегә йомгак ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү көне өстәмә рәвештә хәбәр ителәчәк.


Фикер өстәү